Әлфия Когогина эшлекле визит белән Әгерҗедә булды
Очрашулар бик җанлы узды
РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Әгерҗе районына килеп китте.
Визит кысаларында ул бүген район халкы өчен "Сәламәт пенсионер" акциясе уздырылган "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Депутат катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады. Үз чыгышында ул, үз-үзен изоляцияләү шартларына карамастан, актив тормыш позициясен саклап калу, күңелгә ятышлы шөгыль табу һәм, әлбәттә, яңа белемнәр алуны дәвам итү бик мөһим, дип билгеләп үтте.
Шулай ук 3 нче мәктәптә очрашу да бик җанлы узды, анда Әлфия Гомәровна капиталь ремонттан соң ашханә һәм азык-төлек блогын карады.
Аннары депутат район активы белән эшлекле киңәшмәдә катнашты. Анда социаль-икътисадый үсешнең төп бурычлары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Торак пунктларда социаль газлаштыру темасына аерым тукталдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев