Әлфия Когогина Әгерҗедә булып, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде
Очрашу барышында күп мөһим темалар күтәрелде
Төбәк атналыгы кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Әгерҗе районында булып китте.
Визит кысаларында ул Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында булды, локомотив депо хезмәткәрләре белән очрашты, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.
Бигрәк тә 3 нче мәктәптә балалар белән очрашу бик җанлы узды, анда депутат югары сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрде. Аннары ул район Мәдәният йорты бинасында узган эшлекле киңәшмәдә катнашты, анда шулай ук төп проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев