Лилия Тазиева 14 яшьтән хат ташучы булып эшләгән
"Ә менә беренче эш урыным – туган авылым Тирсәдәге “Сельхозтехника” берләшмәсе.."
Беренче эш урыны, нинди булуга карамастан, гомер буена диярлек хәтердә кала. Беренче һөнәрегез тормышта нинди этәргеч бирде? Нәрсәгә өйрәтте һәм ничек ярдәм итте? Газета укучыларыбыздан шул хакта сораштык.
Лилия ТАЗИЕВА, район ветеринария берләшмәсе баш бухгалтеры:
– Тәүге хезмәт чыныгуын мәктәптә укыганда ук алдым: 14 яшьтә хат ташучы, 16 яшемдә клубта җыештыручы булып эшләдем. Ә менә беренче эш урыным – туган авылым Тирсәдәге “Сельхозтехника” берләшмәсе. Казан авыл хуҗалыгы институтының (КСХИ) икътисад факультетында да шушы оешмадан бирелгән юллама нигезендә белем алдым. Мин эшкә кайтканда аның белән Азат абый Нәфыйков җитәкчелек итә иде. Үзенә һәм башкаларга таләпчән, шул ук вакытта кешелекле җитәкчебезгә карата күңелемдә әле дә олы хөрмәт хисләре яши. Һөнәрем буенча остазым Ләйсирә апа Нәфыйкова булды. Ул бөтен эш серләренә өйрәтте. “Сельхозтехника”ның гөрләп эшләгән еллары иде ул. Бухгалтериядә генә дә уннан артык кеше эшләдек.
Бу оешма минем өчен тормыш тәҗрибәсе туплау урыны да булды. Зәкия, Фәнсия, Кадрия, Филисә, Роза һәм тагын бик күп апаларны бернинди арттыруларсыз олы тормышка юл күрсәтүчеләрем дип атарга була. Алардан көндәлек тормышта да кирәкле бик күп эш-гамәлләргә өйрәндем. Бу апалардан ишеткән рецептлар, файдалы киңәшләрне язып барган блокнотымны әле дә кадерләп саклыйм. Эш урыныма шундый яратып йөрдем. Хәзер дә сагынып искә алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев