Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Өлкәннәр ункөнлегендә Әгерҗедә нинди чаралар уза

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтә. ТАШЛАМАЛАР 29 сентябрьдә - хатын-кызлар, 30 сентябрьдә ирләр өчен шәһәр мунчасында юыну бушлай. "Хризантема", "Азинский" чәчтарашханәләрендә - 50 процент ташлама. Шәхси эшмәкәр Джаметов автомастерскоенда (Ленин урамы) май алыштыру, барлык төр...

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтә.

ТАШЛАМАЛАР

29 сентябрьдә - хатын-кызлар, 30 сентябрьдә ирләр өчен шәһәр мунчасында юыну бушлай.

"Хризантема", "Азинский" чәчтарашханәләрендә - 50 процент ташлама.

Шәхси эшмәкәр Джаметов автомастерскоенда (Ленин урамы) май алыштыру, барлык төр диагностикага - 10 процент, Автодепода (Ометов урамы) - май алыштыру, барлык төр диагностикага - 50 процент, Бокарева автомастерскоенда (Чапаев урамы) - машинаны юу, автосервис, шиномотаж, запас частьларга, йөк ташуга 10 процент ташлама.

Шәхси эшмәкәр Колбина фотостудиясендә ("Погребок") документларга фото ясатуда - 50 процент, Голосеева фотостудиясендә ("Погребок) документларга фото ясатуда - 50, барлык ассортиментка 5 процент ташлама.

Шәхси эшмәкәр Яушева остаханәсендә (К.Маркс, 13а) аяк киеме ремонтлауга - 20 процент, Матвеев остаханәсендә (М.Горький, 13) 50 процент ташлама.

"Альянс" (телефон: 21300), "Каскад" (25000), "Рэтрал" (23000), "Сокол" (23800) такси хезмәте машиналарында шәһәр буенча йөрү - 50 сум.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен пенсия таныклыгының булуы шарт.

БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ

Ункөнлек барышында өлкәннәребез өчен түбәндәге чаралар узачак:

2-4 октябрьдә 13 сәгатьтә "Авангард" кинотеатрында "Крым" фильмы. Пенсия таныклыгы белән килергә кирәк.

3 октябрьдә 14 сәгатьтә - район Мәдәният сараенда "Тынычлык кирәк" дип исемләнгән концерт.

7 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗенең Л.Айтуганов исемендәге клубында "Ак яулыклы ак күңел" дип исемләнгән бәйрәм концерты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев