Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Максат бер – сыйфатлы белем бирү

Ил күләмендә бара торган оптимальләштерү кысаларында быел Яңавыл, Үтәгән, Кырынды авылларында башлангыч мәктәпләр генә калуын газетабызда хәбәр иткән идек инде. Урта мәктәп ябылу Кырынды ата-аналары арасында аеруча зур ризасызлык, шау-шу кузгалтты. Бу аңлашыла да, гомер-гомергә урта мәктәбе булган авыл ничек битараф калалсын инде?! Әлеге мәктәптән күпчелек укучылар Кичкетаң урта мәктәбенә...

Ил күләмендә бара торган оптимальләштерү кысаларында быел Яңавыл, Үтәгән, Кырынды авылларында башлангыч мәктәпләр генә калуын газетабызда хәбәр иткән идек инде. Урта мәктәп ябылу Кырынды ата-аналары арасында аеруча зур ризасызлык, шау-шу кузгалтты. Бу аңлашыла да, гомер-гомергә урта мәктәбе булган авыл ничек битараф калалсын инде?! Әлеге мәктәптән күпчелек укучылар Кичкетаң урта мәктәбенә йөреп белем ала бүген. Яңа коллективта алар үзләрен ничек хис итә? Гомумән, Кырындыда урта мәктәп ябылу нәтиҗәсендә нинди үзгәрешләр булган? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу ниятеннән Кичкетаң урта мәктәбенә юл тоттык.
Барлык шартлар да бар

"Кайда гына эшләсә дә, укытучының максаты бер - балаларга сыйфатлы белем бирү. Ә сыйфатлы белем бирү өчен биредә барлык шартлар да бар", - дигән сүзләр белән каршы алды элеккеге Кырынды мәктәбе директоры, хәзер Кичкетаң урта мәктәбен җитәкләүче Ринат Борһаниев. Чыннан да, ике мәктәптәге уку-укыту шартларын чагыштырсак, аерма шактый. Кырынды мәктәбендә ашханә һәм спорт залы читтә урнашкан булса, монда барысы да - бер бинада. Менә дигән актлар залы да бар. Химия-биология кабинеты "Мәгариф" илкүләм милли проект кысаларында заманча җиһазландырылган. Технология кабинеты да бик бай. Ә менә информатика кабинетын Кырынды мәктәбеннән күчерү эшләре бара хәзерге көндә. Бу кабинет узган ел мәктәпкә республика бәйгесендә җиңгән өчен бирелгән булган. "Кичкетаң мәктәбе капиталь ремонт программасына да кертелде. Тиешле документларын тутырып җибәрдек инде. Капиталь төзекләндерү дә уздырылса, шартлар тагын да яхшырак булачак", - ди Ринат Габдрахманович. Сүз уңаеннан: уку елы алдыннан биредә җылылык системасын да алыштырганнар. Хәзер мәктәптә бик җылы, рәхәт, хәтта бүлмәләрдә форточкалар да ачык тора.
Кырынды мәктәбеннән бирегә укырга 32 бала йөри, аларның 4се - Хор. Ключтан, 28е Кырындыдан. Аларны йөртү өчен Татарстан Хөкүмәте махсус 2 автобус биргән. "Автобуста һәр баланың үз урыны бар. Озатып йөрүче укытучылар да билгеләдек. Кечерәк сыйныфта укучы балаларның дәресләре иртәрәк бетә һәм аларны автобус алданрак алып кайтып китә. Ә өлкәнрәк сыйныфта укучы балалар икенче автобус белән кайталар", - ди мәктәп җитәкчесе.
Киңәшле эш таркалмас
Уку елы башланып, ике айдан артык кына вакыт узса да, бирегә йөреп укучы балалар әлеге шартларга да, яңа мәктәпкә дә ияләнергә өлгергәннәр инде. "Без монда үги түгел", - диләр укучылар беравыздан. Әти-әниләре дә балаларының читкә йөреп белем алуларына күнегеп киләләр. "Икенче мәктәптә укуым да, яңа кабинетлар да бик ошый миңа. Кичкетаңдагы сыйныфташларымны моңа кадәр дә белә идем, шуңа күрә аларга бик тиз ияләштем. Класс җитәкчебез Инсаф Замирович та безне бер йодрыкка туплап тоту өчен бөтен көчен куя. Укытучыларыбыз таләпчән булсалар да, кешелекле, мәрхәмәтле. Алар ярдәме белән бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзем теләгән уку йортына укырга керәчәгемә икенләнмим", - ди Кырындыдан 11 сыйныф укучысы Илшат Садыйков. Аның әнисе Әсфия ханым да улының, 8нче сыйныфта укучы кызы Гөлназның укуыннан канәгать. "Мәктәп тормышы, андагы уку шартлары турында алардан гел кызыксынып торам. Мине иң куркытканы - балаларыбызның көн саен юлга чыгулары. Инде хәзердән үк кыш көне ничек йөрерләр микән дип котларым очып тора. Үтенечебез дә бар: мәктәп җитәкчелеге автобус шоферларының эшен һәрчак контрольдә тотсын иде. Без аларга бик тә газиз булган йөрәк җимешләребезнең тормышын ышанып тапшырабыз бит", - дигән борчуын да җиткерде ана.
Хор. Ключтан Илзирә Вахитованы да юлда йөрү проблемасы куркыта. "Олы юлга кадәр безнең балалар җәяү чыгалар. Әле ярый, хәзер юл бар. Кышын юлны кардан чистартып торырлар дип ышанабыз", - ди Илзирә ханым. Марсель Ситдыйков Кичкетаңга Хор.Ключтан йөреп укый. "Без Кырынды мәктәбендә 10нчы классны 7әү тәмамлаган идек. Тукай, Еленовскидагы ике классташыбыз Көчек мәктәбендә укый, Илшат белән мин - биредә, ә өч классташыбыз, башка мәктәптә белем алырга теләмичә, 10 класстан соң китеп бардылар. Минем үземнең Кичкетаң мәктәбенә килгәч, имтиханнарны уңышлы тапшырачагыма ышанычым артты гына", - ди Марсель. "Укудан кайтканда, көн саен Кырынды мәктәбе яныннан узабыз. Шуннан узганда, барыбыр сагындыра инде мәктәбебез", - дип тә өстәделәр егетләр. Әйе, тәүге тапкыр атлап кергән мәктәп ничек тиз генә онытылсын инде?! Туган җир, туган мәктәп дигән төшенчәләр бу егетләрнең дә күңеленә гомерлеккә кереп урнашкан, күрәсең.
Кырынды мәктәбендә 22 ел физкультура һәм тормыш иминлеге дәресләрен укыткан Азат Әсәдуллинга да Кичкетаң мәктәбенә эшкә йөрергә туры килә хәзер. "Биредә минем электән үк хөрмәт иткән остазым Нурлыгаян абый Ситдыйков эшли. Аның белән киңәшләшеп эшләве бик рәхәт. Элек спорт ярышларында Кичкетаң һәм Кырынды мәктәпләре көчле иде, ә хәзер без - бер команда", - ди Азат Рифкатович. Ул Кырындыда баскетбол түгәрәген дә җитәкли, мәктәптән кайткач, егермеләп бала спорт комплексына бик теләп йөриләр икән. "Теләге булганнарга Кырындыда шахмат түгәрәге дә бар. Башка мәктәпкә йөреп укысалар да, үз авылыбызда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге сакланып калды. Бары тик йөрсеннәр генә инде балалар", - ди Азат Әсәдуллин.
Ә Кичкетаң мәктәбе укытучылары Кырынды мәктәбеннән йөреп укучы балалар турында нинди фикердә соң? "Кырынды мәктәбе укучыларының белем дәрәҗәсе безнең балаларныкыннан һич кенә дә ким түгел. Алар бик тиз арада үзебезнекеләргә әйләнеп беттеләр инде. Без аларның барысын да бертигез күрәбез. Сыйныфта балалар күп булса, эшләве дә рәхәт, нәтиҗәлерәк тә", - диде мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Роза Ибраһимова. Ә Ринат Габдрахманович бай тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашканы, киңәшләре белән һәрчак ярдәм иткәне өчен элеккеге директор Роза Хөсәеновнага зур рәхмәтле булуын кат-кат әйтте..
Ике мәктәп кушылгач, менә шулай киңәшләшеп, уртак тел табып эшлиләр бүген Кичкетаң мәктәбендә. Ә киңәшле эшнең нәтиҗәләре дә күркәм булачагына ышаныч зур.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев