Мәктәпләрдә көзге каникуллар башлана
Районда зур рейдлар узачак
28 октябрьдә укучыларның көзге каникулы башлана.
Ул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 7се – укырга.
Моңа кадәр Татарстанда 25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» кисәтү чаралары узачак, дип язган идек. Акциягә Әгерҗе районы да кушылды.
Ул балалар катнашында килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатында оештырыла.
Быелның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 347 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 361е төрле имгәнүләр алган. Районда 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 3 бала зыян күргән.
Оператив кисәтү чаралары вакытында пассажир балалар да игътибар үзәгенә алыначак. Закон нигезендә җиде яшькә кадәрге барлык балалар да автомобильнең – арттагы, ә 12 яшькә кадәргеләр алдагы урындыгында бары тик гәүдә авырлыгы һәм буена туры килүче махсус утыргыч ярдәмендә генә йөрергә тиеш. Әлеге җайланманы тиешле таләпләргә туры китереп беркетү дә сорала. Өлкәнрәк балаларга исә мәҗбүри рәвештә иминлек каешы эләктерү зарур. Юл фаҗигасенә юлыккан очракта махсус утыргыч яңа туган сабыйларның үлемен - 70, ә 1-4 яшьлекләрнекен 54-80 процентка киметә.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче яшь җәяүлеләргә дә таләпләр зур булачак.
«Рейдларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары, әти-әниләр комитеты һәм укытучылар да җәлеп ителәчәк. Тәртип бозучыларга кисәтү ясалганнан соң, алар турында мәгълүматлар үзләре укый торган белем йортларына хәбәр ителә. Көз көне тиз караңгы төшә, һава торышы шартлары да гел уңай гына булмаска мөмкин. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кешедән аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеге турында да онытмауларын сорыйбыз», – дип билгеләп үтәләр район ЮХИДИ бүлекчәсендә.
Тулырак: https://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/agere-raionynda-kozge-kanikullar-akciiasena-start-birelde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев