Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Махсус хәрби операция зонасында контракт нигезендә хезмәт итүче әгерҗеле Ленар Хуҗин: Анда тормышка башкача карый башлыйсың

«Бөтенләй ышанмаучылар да Аллаһка ышана башлый. Көчсез кеше көчлегә әйләнә...»,- ди Ленар

“Мин үземнең мондый ватанпәрвәр икәнлегемне белми идем”, – ди махсус хәрби операция зонасында контракт нигезендә хезмәт итүче әгерҗеле Ленар ХУҖИН. Үзе әйтүенчә, ул хезмәт итәргә йөрәге кушуы буенча китә, чөнки ул – ир-ат, чөнки ул – Ватан сакчысы, чөнки “шулай кирәк”. Әлеге чын ир-атларга хас гамәлнең асылына соңрак, алгы сафларда булганда тагын да ныграк төшенә ул.

ГАДИ КЕШЕ БӘХЕТЕ

Ленар үзе Ижауда туып үскән. Үзвакытында инженер-механик белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Ул чакта академия каршында үзләренең хәрби кафедралары була, шуңа күрә армиягә бармый. Өйләнә, кызлары туа. Ватан алдындагы бурычын бик үтисе килсә дә, сроклы хезмәткә алмыйлар. Аның өчен мондый мөмкинлек биш бала әтисе булгач һәм тормышта чын шәхес булып формалашкач барлыкка килер дип кем уйлаган?!

Хатыны Лилия белән алар мәчеттә танышалар. Шунда ук йөрәге “ул!” дип кысылып куя. Бераздан яшь гаилә Әгерҗегә күченә. Тиздән аларның биредә яши башлауларына 20 ел була инде. Ленар машинист ярдәмчесенә укып чыга һәм тимер юлга эшкә урнаша. Лилия – поликлиникада шәфкать туташы.

Тормыш үз агымы белән бара. Хуҗиннар гади кешелек бәхетен балаларда, дингә ихлас ышануда күрәләр. Барысы да бар кебек: зур йорт, яраткан гаилә, матди иминлек, рухи тынычлык. Әмма “Донбасста балалар үлгәндә” Ленар тыныч кына яши алмый.

ЧЫН ТУГАНЛЫК

Ленар һәрчак сәясәт белән кызыксына. Ә махсус хәрби операция башлангач һәрвакыт яңалыкларны күзәтеп бара, бер генә вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмый. Нәкъ шул вакытта ил иминлеге сагына басу теләге барлыкка килә дә инде.

Беренче тапкыр хәрби комиссариатка килгәч, күпбалалы гаилә башлыгы дип кире боралар. Бер ел уйлый, үлчи, үзенә урын таба алмый. Ниһаять, 2023 елның маенда контракт төзи. Ленар күпмилләтле батальонга эләгә. Ул – взвод командиры.

– Минем кул астындагы 28 ир-егет арасында удмуртлар, марилар, татарлар, чуашлар, таҗиклар бар. Яшьләре дә төрлечә. Һәрберсе турында туганың кебек кайгыртасың. Гомумән, анда чын туганлыкның ни икәнлеген аңлыйсың. Тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың. Кеше алгы сафта чакта “ачыла”. Бөтенләй ышанмаучылар да Аллаһка ышана башлый. Көчсез кеше көчлегә әйләнә...

Ленарга иптәшләрен бер генә тапкыр коткарырга туры килми. Бер очракны мәңге онытасым юк, ди.

– Бервакыт безгә ике зенитчы килде. Берсе блиндаж эченә керде, икенчесе тышкы якта калды. Шулчак снаряд очып килде һәм шартлау булды. Йөгереп чыктым: тузан, берни дә күренми. “Исән булсаң, тавыш бир!” дип кычкырам. Шулай тавышы буенча табып өстерәп алып кердем. Блиндажга алып кереп җиттем генә... ул утырган урында снаряд шартлады...

Командир буларак, аңа бөтен нәрсә өчен җавап бирергә туры килә: хәрби припаслар, азык-төлек, су белән тәэмин итү, алга сафка керүләрне оештыру.

– Анда барысы да төгәл итеп оештырылган, һәркем үз эшен белә. Килешеп эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, – дип сөйли Ленар.

ДОГА КОТКАРА

Үзе әйтүенчә, ул догасын калдырмый. Үзе һәм иптәшләре өчен Аллаһтан сорый.

– Ә без монда дога кылудан туктамыйбыз, – ди Лилия.

Бер елдан артык әтиләреннән башка ничек яшиләр соң алар? 

Олы кызлары Алия медицина академиясендә укый. Мәликә хәзер бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Хәмзә белән Алмаз – 2нче мәктәп укучылары. Ә нәни Камил әлегә балалар бакчасына йөри. 

–    Малайлар төрле яклап булышырга тырышалар. Кар чистарталар, кибеткә азык-төлеккә йөриләр. Ижаудан әти-әниләр кайта, Ленарның энесе Илназ килә, – дип сөйли Лилия.

–    Әлбәттә, әтиләрен бик сагыналар. Әйтик, аның алгы сафтан җибәргән формасын малайлар үз яннарында саклыйлар, еш кына киеп тә карыйлар. 

–    Әтиләрен ялга каршы алганда һәм озатканда тезелеп басып честь бирәләр, – дип елмая Лилия. 

Патриотлар үсә! Без ышанабыз: кирәк булганда алар да, әтиләре кебек үк, үз Ватаннары, гаиләләре сагына басачаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев