Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
"Әгерҗе хәбәрләре" Иж-Бубыйда Әбүнәчеләр көне үткәрде
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе Иж-Бубый халкы өчен кечкенә бәйрәм оештырды. Авыл китапханәсе базасында оештырылган чара бер сулышта узды: укучыларга да, китапханә хезмәткәрләренә дә, район газетасы хезмәткәрләренә дә бик ошады. Бу инде күркәм традициягә әверелде. Мондый көннәрдә редакция хезмәткәрләренең укучылар белән аралашу, фикерләр һәм теләкләр ишетү мөмкинлеге булуы мөһим.
- Без үзебезнең "районканы" яратабыз! Анда районыбызың тормышы ачык чагыла. Башыннан алып ахырына кадәр укыйбыз, бер генә материалны да игътибарсыз калдырмыйбыз, - ди бу көн өчен махсус театральләштерелгән тематик тамаша һәм концерт номерлары әзерләгән Иж-Бубый китапханәсе мөдире Рафисә Мусина.
- Халыкка газета-журналлардан яңалыклар белү кызык. Почта тартмасыннан яңа газеталар чыгарып, типография исен иснәп, кызыклы язмалар белән танышу күңелгә рәхәт! Бүген район газетасының 90 еллык тарихы бар. Ул безнең өйдә һәрвакыт булды, аны минем әти-әнием дә яздырдылар. Бик яратып укыйм, - дип аның сүзләрен хуплады тормыш иптәше Фаиз Мусин.
Сүз уңаеннан, озак еллар Әгерҗе районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Фаиз Раиф улы редакция хезмәткәрләрен үз архивында табылган ретро-фотосурәт белән гаҗәпләндерде. Бу сурәт 60 нчы елларда эшләнгән. Үзәктә - мәдәният ветеранының әтисе Раиф Мусин. Мөгаен, Кызыл почмактагы агитпропаганда вакытында төшерелгәндер. Сулда басып торучы хатын-кыз кулында "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы. Ул елларда басма "Җиңү юлы" ("Путь победы") дип аталган.
Сезгә дә бу фотога күз салырга тәкъдим итәбез. Бәлки, сезнең арагызда бу кешеләрне белгәннәр-таныганнар да булыр. Үзегезнең архивыгызда да шуңа охшаш фотолар бар икән, аларның тарихы турында безгә сөйләгез, фотоларны электрон почтага agr-vesti@mail.ru яки ватсап номерына 89631234869 җибәрегез - без аларны бастырырбыз.
- "Әгерҗе хәбәрләрен" үз-үземне белә башлаганнан бирле алам. Һәр битен кызыксынып укыйм,-дип уртаклаша китапханә системасы ветераны, 90 яшьлек Фәйрүзә Әхмәдишина да.
Безнең акцияләрдә даими катнашучылар арасында Аидә Вахитова да бар. Ул җылы кабул итүләре өчен китапханә һәм район газетасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, яңа идеяләр, кызыклы мәкаләләр теләде. Алсу Хисмәтуллина һәм аның әнисе Исфирә Җиһангәрәева да басмага даими язылучылардан.
- Әгерҗе районы тарихы, авыл тормышы, биредә яшәүче кешеләр турында материаллар яратам, - ди Алсу Фаатовна.
Ә менә Майя Исакаева мондый чарада беренче тапкыр катнаша.
- Абунәче көне турында белдем дә килергә булдым. Газетаны күптән алдырам, райондагы барлык яңалыклардан хәбәрдар буласым килә. Беренче чиратта котлаулар битен карыйм, - ди ул.
Акция бу көнне күңелле әңгәмәләр һәм җырлар белән чәй табыны артында дәвам итте. Редакциягә җылы сүзләр күп яңгырады, теләкләр әйтелде. Әбүнәчеләр белән чын-чынлап җанлы сөйләшү булды, димәк, газета яши әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев