Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Мәдәни комплекс төзелә

Әгерҗедәге "Имәнлек" ял итү зонасында тиздән яңа мәдәни комплекс ачылачак. Кече Пургадагы "Ошмес" ширкәте төзүчеләре биредә хәзер соңгы эшләрне башкаралар. Үзенә тартып тора Узган көздә яңа район җитәкчесе Валерий Макаров Имәнлектә ял итү зонасы булдыру инициативасы белән чыккач, кайберәүләр шикләнеп караганнар иде. "Кем анда тикле ял итәргә йөрер инде", -...

Әгерҗедәге "Имәнлек" ял итү зонасында тиздән яңа мәдәни комплекс ачылачак. Кече Пургадагы "Ошмес" ширкәте төзүчеләре биредә хәзер соңгы эшләрне башкаралар.

Үзенә тартып тора
Узган көздә яңа район җитәкчесе Валерий Макаров Имәнлектә ял итү зонасы булдыру инициативасы белән чыккач, кайберәүләр шикләнеп караганнар иде. "Кем анда тикле ял итәргә йөрер инде", - диючеләр булды. Икенчеләре: "Яшьләр шунда җыелышып эчеп ятар, наркоманнар аулакта тагын ниләр кылырлар инде", - диделәр. Ләкин бу шикләнүләр кышка керү белән юкка чыкты. Кыш буе ял итү зонасыннан халык өзелмәде. Балалар, яшьләр генә түгел, әби-бабайлар кыш буе оныклары, кордашлары белән рәхәтләнеп йөрделәр Имәнлектә. Гаиләләре белән чаңгыда йөрергә чыгучыларны да бик еш очратырга мөмкин иде биредә. Хезмәт коллективлары катнашында узган Сәламәтлек көнендә күпме шәһәрдәшләребез бергәләп ял итте монда. Кыскасы, "Имәнлек" үзенә тартып тора хәзер.
Шәһәребезнең олы юбилеен Имәнлек тагын да матураеп, яңа уңайлыклар белән каршы алырга әзерләнә. Биредә футбол кыры, җиһазланган балалар мәйданчыгы, 150 урынлы тамашачы трибунасы белән ябык җәйге сәхнә булачак. Бу зур эшләрне башкару өчен Татарстан Хөкүмәте 3 миллион 800 мең сум акча биргән иде.
"Имәнлек"тә әлеге эшләрне шәһәрдәшебез Альберт Әхкәмиев җитәкләгән "Ошмес" төзүчеләре башкара. "Иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эшлибез. Альберт Имамиевич бик таләпчән, "эшегез балкып торсын, якташларым алдында кызарырлык булмасын", ди. Без дә шуңа күрә бөтен тырышлыкны, осталыкны куеп эшлибез. Егетләребез - барысы да авыл малайлары, бар эшкә дә осталар", - ди мастер Сергей Васильев.
Төзүчеләр мәдәни комплексны Шәһәр көненә тапшырырга планлаштыралар.

Вандаллардан бергәләп саклыйк
"Ошмес" эшчеләре, әнә шулай, әгерҗелеләргә бәйрәм бүләге ясарга тырышып йөргәндә, ял итү зонасында яшьләр этлек эшләп йөрүдән үзләренә тәм табалар.
19 июль иртәсе төзүчеләр өчен генә түгел, район җитәкчелеге өчен дә күңелсез хәбәрдән башланды. Төнлә бер төркем яшьләр ял итү зонасына үтеп, чын вандалларча арматура белән концерт мәйданчыгының профнастил белән тышланган стеналарына шактый зыян китергәннәр. Төзүчеләр аптырашта һәм ачулы да, борчулы да. "Без төзибез. Күпме акча тотыла. Шәһәр юбилеена өлгертик дип җан-фәрманга тырышабыз. Артыбыздан шулай җимереп барсалар, бу мәдәни комплекстан берни дә калмас бит. Шул яшьләр өчен булсын дип тырыша район җитәкчелеге. Ә бу вандалларга әйтер сүзләр юк", - ди ачудан үзенә урын таба алмаучы төзелеш мастеры.
Әлеге эш буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып баралар. "Кызганычка каршы, безнең штатта зур шәһәрләрдәге кебек, патруль-пост хезмәте юк. Шулай булса да тикшерү-оператив хезмәте һәм ведомстводан тыш сак хезмәте һәр төнне "Имәнлек" ял зонасын, гаражларны, Жиңү скверын, төнге кафеларны тикшереп чыгалар. Шулай булса да җәмәгать урыннарында тәртип бозулар булып тора. Адым саен полиция хезмәткәрләрен кую мөмкин түгел бит", - ди эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов. Ул кичләрен "Имәнлек"тә саф һава сулап йөрүче шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп: "Ял зонасында үзен тәртипсез тотучы, эчеп-исереп утыручы, андагы корылмаларга зыян китерүчеләрне күрәсез икән, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Исемегезне әйтмәсәгез дә, безнең хезмәткәрләр шунда ук килеп җитәчәкләр. Полиция үзе генә шәһәрдә тәртип урнаштыра алмый. Халык ярдәме безгә бик тә кирәк. Әгәр сез мондый вандалларга карата битарафлык күрсәтсәгез, күз йомсагыз, шәһәребездә тәртип урнаштыру үзебезгә генә бик авыр", - ди.
"Имәнлек" ял зонасының бик тиз арада халык арасында популярлык казануына иманым камил. Ул әгерҗелеләрнең иң яратып йөри торган ял итү урыны булачак. Шул ук вакытта аны вандаллардан бергәләп сакларга кирәк безгә.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев