Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең абсолют җиңүчеләре билгеле
Спорт чарасы Әгерҗедә узды
22-23 ноябрь көннәрендә Әгерҗенең "Олимп" базасында 2012 елгы балалар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Чарада Әгерҗе, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Актаныштан 15 команда катнашты.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Чаллы ш."Камаз-1"
2 урын - Чаллы ш."Камаз-2"
3 урын - Чаллы ш. "Төзүче"
Әгерҗе районы данын 2 футбол командасы яклады. Бу - тренер Колчин Алексей җитәкчелегендәге "Спутник" һәм тренер Идиятов Илдар җитәкчелегендәге "Локомотив" командалары.
Алар Менделеевск, Н.Чаллы, Алабуга шәһәреннән көндәшләр белән уйнады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ике команда да 8 урыннар яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев