Мөнир Халиков: "Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе бүлегендә мәсьәләләр вакытында хәл ителә"
Гражданнарны кабул итү булды
Бүген ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Әгерҗе районында гражданнарны кабул итте. Анда техниканы дәүләт теркәвенә алу, милек хокукының күчүе, техник тикшерүне узу, техник чараларны исәпкә алудан төшерү тәртибе, тракторчы таныклыгын алыштыру һ.б. мәсьәләләр каралды.
Дәүләт техник күзәтчелегенең республика структурасы вәкиленә хосусый тракторлар хуҗалары, шулай ук ПМС-109 тимер юл оешмасы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Әңгәмә эшлекле, кызыксынучы атмосферада, конструктив узды.
Мөнир Халиков чарада катнашучыларның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңлады, бу сорауларның һәр ягын өйрәнде һәм җентекле җаваплар, киңәшләр бирде, кайберәүләр сорауларны хәл итүне исә шәхси контроленә алды.
- Дәүләт техник күзәтчелегенең Әгерҗе бүлеге үз бурычын лаеклы дәрәҗәдә үти, - дип йомгаклады Мөнир Халиков. - Техник тикшерү мәсьәләләре вакытында хәл ителә һәм карала, - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев