Нариманов тыкрыгында юл билгеләре барлыкка киләчәк
Юл хәрәкәте иминлеге
Район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең йомгаклау утырышы узды. Анда район җитәкчелеге, оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий Глезденев чыгышыннан башланды. Ул узган ел йомгаклары буенча юллардагы авариялелек торышына анализ ясады. Юрий Валентинович юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәртибе түбән булуын билгеләп үтте. Бәрелү, каплану, җәяүлеләрне бәрдерүнең төп сәбәпләре дә нәкъ шуңа бәйле.
Ел дәвамында 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 10сы – зыян күрүчеле. Бер кеше һәлак булган (узган ел – дүртәү).
– Әгерҗе–Красный бор юлының 79нчы чакрымында машина йөртүче идарә итүен югалта һәм каплана. Урында ук һәлак була. Соңрак аның салмыш хәлдә булганлыгы ачыкланды, – дип хәбәр итте Юрий Глезденев. – Һәлакәт урынын өйрәнгәннән соң барьер чикләве юклыгы да билгеле булды. Аны кую 2023 елгы планга кертелгән. Тулаем алганда, урам-юл челтәрләрендәге кимчелекләр буенча 30 беркетмә төзелгән.
Юрий Валентинович халык мөрәҗәгатьләренә дә тукталды. Авыллардан юлларда барлыкка килгән колея һәм бозлавыкка карата шикаятьләр булган. Шәһәр халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр, нигездә, кар өемнәренең вакытында алынмавына кагылышлы. Коммуналь хезмәтләргә юлларны чистарту һәм бозлавыкка көрәш буенча эшне көчәйтергә кушылды.
Узган елдан бирле Нариманов тыкрыгында өстенлек бирүгә кагылышлы юл билгеләренең булмавына бәйле сорау күтәрелә. Югыйсә, әлеге урамда куркыныч чатлар бар. Әмма хәл әлегә кадәр үзгәрмәгән.
– Быел бу билгеләр куелачак, – дип хәбәр итте “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев