“Наз“ приютында елмаю һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме булды
Әгерҗе районындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең чираттагы утырышы Красный бордагы "Наз" приюты базасында узды. Утырышка комиссия әгъзаларыннан тыш мәктәп директорлары да чакырылган иде. Приют белән танышканнан соң катнашучыларга биредәге тормыш турында фильм тәкъдим ителде. Бала приютта вакытлыча яшәгән чорда ул элек укыган мәктәп үзенең укучысы белән...
Әгерҗе районындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең чираттагы утырышы Красный бордагы "Наз" приюты базасында узды.
Утырышка комиссия әгъзаларыннан тыш мәктәп директорлары да чакырылган иде. Приют белән танышканнан соң катнашучыларга биредәге тормыш турында фильм тәкъдим ителде. Бала приютта вакытлыча яшәгән чорда ул элек укыган мәктәп үзенең укучысы белән даими кызыксынып торырга тиешлеге ассызыклап әйтелде анда.
Бу көнне 1нче гимназиядән Гөлнара Гыймаева җитәкләгән 7А сыйныф укучылары, ата-аналар комитеты әгъзалары да приютта булып, тәрбияләнүчеләр белән очраштылар, аларга бүләкләр тапшырдылар. Шушы "Елмаю һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме"ндә бергәләп уйнап, җырлап-биеп, әкият сәхнәләштереп күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев