Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Олимп” спорт комплексында район башлыгы Кубогына йөзү буенча ярышлар узды

Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга Дипломнар һәм медальләр тапшырылды

“Олимп” спорт комплексында район башлыгы Кубогына йөзү буенча ярышлар узды.

Шәхси беренчелеккә һәм эстафетада узышу өчен алты команда теләк белдергән иде. Шәһәрдә дистәләгән оешма-предприятие булса да ярышта район үзәк хастаханәсе, район башкарма комитеты командалары гына катнаштылар. Авыл җирлекләре дә икәү генә иде.

Команда туплап алып килгән Бима һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләре башлыклары Эдуард Михайлов, Тамара Николаевага афәрин! Әгерҗедәге “Өченче буын” университеты өлкәннәре бу юлы да яшьләрнең борыннарына “чирттеләр”. Сигез спорт сөюче ветеран ике командага бүленеп ярышты.

Бәйге ике этапта үткәрелде. Башта хатын-кызлар һәм ир-егетләр шәхси беренчелеккә узыштылар. Бу төрдә ир-атлар арасында Сарсак-Омгадан Дмитрий Панфиловка тиңнәр булмады. Ул 50 метр араны күз ачып йомганчы узды.

– Безнең Дима булдыра ул! – диде сөенеп Тамара Сергеевна. – Баскетбол, волейбол ярышлары булсынмы, йөзүме – аңа тиңнәр юк!

Хатын-кызлар арасыннан район үзәк хастаханәсеннән Алия Вахрушевага да уңыш елмайды. Ул – икенче урында.

– Әмма мин ярыш нәтиҗәсе белән канәгать түгел. Чөнки югары күрсәткечкә өметләнгән идем, – диде Алия.

Аның йөзү белән ныклап шөгыльләнә башлавына да район күләмендә уздырылган ярыш йогынты ясаган була. Ике ел элек беренче урын яулаган спорт сөюче ханым үзенә “йөзәргә кирәк!” дигән максат куя. Һәм атнага ике тапкыр бассейнга йөри башлый. Узган ел да пьедесталның югары баскычына күтәрелә.

– Ул чакта 50 метрны 45 секундта йөзгән идем. Быел әлеге араны 44 секундта уздым. Әмма көндәшем Зөлфирә Березюк миннән өлгеррәк булып чыкты. Даими шөгыльләнгән очракта гына матур күрсәткечкә ирешеп булганлыгына бу юлы да инандым, – ди Алия.

Эстафетада һәр команда әгъзасы 25әр метр ара узды.

– Җиңмәсәк тә, төшенкелеккә бирелмибез. Иң мөһиме – катнашу, – диделәр Бима авыл җирлегеннән килгән спорт сөючеләр.

Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга Дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Җиңүчеләр:

Беренче – Зөлфирә Березюк, Дмитрий Панфилов.
Икенче – Алия Вахрушева, Айрат Исламов.
Өченче – Галина Лавренова, Виталий Чиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев