Өлкәннәр декадасында Әгерҗедә пенсионер-педагогларны хөрмәтләделәр
Очрашу бик тә җылы мохиттә узды
Замана үзгәрә, бер буынны икенчесе алыштыра. Әмма кайчандыр йөрәген балаларга биргән кеше башкача яши алмый. Әгерҗенең 6нчы балалар бакчасында бакчаларның элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре катнашында тантаналы чара узды.
Җылы очрашу берничә буын педагогларын берләштерде. Болар – районның мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре. Алар арасында Россиянең атказанган укытучылары, Халык мәгарифе отличниклары, педагогик династия вәкилләре бар.
Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина мөрәҗәгать итте.
– Кешенең иң җылы хатирәләре балачак белән бәйле. Ул – дөньяны танып белү, ачышлар чоры, һәр нәрсәнең башлангыч этабы. Тәрбияче булу – югары вазифа. Безнең киләчәк сезнең зирәклек, һәр балага игътибарлы булуыгызга бәйле. Әгерҗе районында гомер-гомергә үз эшләренең осталары булган педагоглар эшли. Алар, заманча технологияләрне уңышлы үзләштереп, мәгариф системасында актив кулланалар, үз осталыкларын даими камилләштерәләр һәм шул рәвешле районда белем һәм тәрбия бирүне сыйфатлы, заманча итүгә этәргеч ясыйлар. Сезнең хезмәткә иң зур бәя – үз юлларын тапкан һәм районга, республикага, илгә файда китерүче укучылар, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте ул ветераннарга.
Әгерҗе районында бүгенге көндә 7 шәһәр һәм 3 авыл балалар бакчасы эшли. Мәктәп каршында 14 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү төркеме бар.
Әмма район тарихы башка саннарны да хәтерли. Узган гасырның 80нче елларында районда 46 мәктәпкәчә учреждение эшләгән. Шуларның 20сендә белем һәм тәрбия бирү – татар, 19ында – рус, 3есендә – удмурт, 4есендә мари телендә алып барылган. Кызганычка каршы, 1990 еллардан бала туу саны кими һәм 90нчы еллар ахырына районда 28 балалар бакчасы кала.
1986 елда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен беренче тапкыр аттестацияләү уза. Аның нәтиҗәләре буенча 18е “РСФСР мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесенә, 56сы “Тәрбияче-методист” исеменә лаек була.
Очрашу бик тә җылы мохиттә узды. Шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләренең иҗади чыгышлары белән үрелеп барган чарада эшләгән елларны, яраткан укытучылар һәм остазларны искә алдылар. Очрашуның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Ветераннар рәхәтләнеп аралаштылар, яраткан җырларын башкардылар, тәмле пирог белән хуш исле чәй эчтеләр.
– Бу – безнең өчен көтеп алынган очрашу иде, – диде озак еллар 3нче балалар бакчасы белән җитәкчелек иткән Сания Каһарманова. – Без 80-90нчы елларда эшләгән хезмәтттәшләр белән очраштык. Остазыбыз Әлфия Шәфыйкова булды. Ул безне балалар белән эшләүдә сабыр, ата-аналар белән әдәпле булырга өйрәтте. Авыр шартларда эшләсәк тә, безнең өчен иң яхшы чорлар иде ул. Без эшли дә, бергәләп ял итә белдек. Хәзер балалар бакчаларында бөтен шартлар да тудырылган. 6нчы бакчада психологик яктан бушану бүлмәсендә дә булдык. Ә без эшләгән чорда физкультура, балаларны чыныктыру занятиеләре өчен җиһазны, барлык пособиеләрне үз кулларыбыз белән әзерләдек. Август конференцияләренә ташландык материаллардан ясалган әйберләрдән күргәзмәләр әзерли идек. Без яшь хеезмәттәшләребезнең уңышларына сөенәбез. Балалар тәрбияченең яратуын һәм кайгыртуын, кулларының җылысын аеруча нык тоялар һәм шуңа күрә тәрбияче булып бары тик балаларны, үз һөнәрен яратучы кеше генә эшли ала. Бәйрәмне оештыручылар, балалар бакчалары коллективлары безгә чын бүләк ясадылар. Без –балалар бакчаларында озак еллар хезмәт куючылар балалар бәйрәмнәрен бик сагынабыз. Бу очрашу безне кабат балачак илендә гиздерде.
Ләйсирә ҖИҺАНГӘРӘЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев