Җомга көн агач утыртырга чыгабыз
29 апрель - Агач утырту көнендә шәһәрдә һәм авылларда өч мең төп агач утырту планлаштырыла. Җомга көн төштән соң шәһәрдә "Яшьлек" паркына, Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты территориясенә, Ометов, Пушкин, Энгельс, Киров, Чайковский, Маяковский һәм башка бик күп урамнарга барлыгы 1878 төп нарат, каен, миләш, спирея утыртылачак. "Бу изге эштән беркем...
29 апрель - Агач утырту көнендә шәһәрдә һәм авылларда өч мең төп агач утырту планлаштырыла.
Җомга көн төштән соң шәһәрдә "Яшьлек" паркына, Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты территориясенә, Ометов, Пушкин, Энгельс, Киров, Чайковский, Маяковский һәм башка бик күп урамнарга барлыгы 1878 төп нарат, каен, миләш, спирея утыртылачак. "Бу изге эштән беркем дә читтә калмасын иде", диләр Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре.
Әлеге чарада авыл халкы да активлык күрсәтер дип ышанабыз. Акция кысаларында авылларда да бер мең төптән артык агач утыртылачак.
Үсентеләрне Әгерҗе урманчылыгыннан алырга була. Белешмәләр өчен телефон: 22842.
Әйдәгез, туган шәһәребезне, авылларны бергәләп яшелләндерик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев