Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Орловода һәм Әгерҗедә икенче төбәкара чаңгы ярышлары узды

Ярышларның икенче этабы Әгерҗе җирендә – “Орешник“ ял паркында 530 катнашучыны җыйды

Узган ел гына оештырыла башлаган “Кече Пурга – Әгерҗе: чикләрсез территория” төбәкара чаңгы ярышлары популярлык яуларга да өлгерде инде. Тулаем алганда, быел аларда катнашу өчен бер меңнән артык завявка кабул ителгән. 

Ярышларның икенче этабы Әгерҗе җирендә – “Орешник“ ял паркында 530 катнашучыны җыйды. Узышларның географиясе киң: Әгерҗе, Менделеев, Ижау, Можга... Селты, Юкамен, Шаркан кебек Удмуртиянең иң ерак районнарыннан, хәтта Ханты-Мансийск автономияле округыннан килгән спортчы бар иде. 

Старт алдыннан катнашучыларны ике районның җитәкчеләре сәламләде: Әгерҗедән Ленар Нургаянов һәм Кече Пургадан Сергей Юрин. УР Дәүләт Советы депутаты Петр Фомин да изге теләкләрен  җиткерде. Ал тасманы кисү хокукы да аларга бирелде. 

Кызганычка каршы, быел Орловода да, Әгерҗедә дә Василий Чечеговның иң атаклы шәкерте – Олимпия уеннары чемпионы  Тамара Тихонова катнаша алмады. Әмма ул кайнар сәламнәрен юллаган. Бу катнашучыларга аерым дәрт өстәде. Алар старт сызыгыннан дәртләнеп кузгалып киткәндә кар тузаны гына күтәрелеп калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев