Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Пасханы көтеп алабыз

Любовь ДОЛГАНОВА, Әгерҗе шәһәре: - Пасха белән бәйле якты вакыйгалар күңелемдә балачактан бирле саклана. Пасха алдыннан әби белән өйдә "генераль җыештыру" уздыра идек. Әби әйтмешли, "чиста атнакич"кә кадәр өйдә бар нәрсә ялтырап торырга тиеш. Моның өстенә, зур кулич пешерә, йомырка буйый, эремчектән махсус ризык әзерли идек. Ә бәйрәм көнне өстәлгә...

Любовь ДОЛГАНОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Пасха белән бәйле якты вакыйгалар күңелемдә балачактан бирле саклана. Пасха алдыннан әби белән өйдә "генераль җыештыру" уздыра идек. Әби әйтмешли, "чиста атнакич"кә кадәр өйдә бар нәрсә ялтырап торырга тиеш. Моның өстенә, зур кулич пешерә, йомырка буйый, эремчектән махсус ризык әзерли идек. Ә бәйрәм көнне өстәлгә ялтырап торган зур бакыр самавырны куеп, гаиләбез белән бай табын артына җыелабыз. Әбиебез: "Пасха алды төнен гыйбадәттә уздырырга кирәк, йоклау - гөнаһ", - дип әйтә иде. Ул чакта Әгерҗедә чиркәү юк иде әле, шуңа гыйбадәт кылу өйләрдә башкарылды.

Еллар узды... Хәзер Пасха бәйрәмен чиркәүдә бергәләп уздырырга мөмкин. Гыйбадәттән соң бәйрәм мул табын артында дәвам итә. Балачакта башланган бәйрәм яктылыгы менә шулай гомер буе озата бара.

Чулпан ВИЛДАНОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Әни дә, мин дә Ислам динендә булсак та, православие динен тотучыларның бәйрәмнәрен дә хөрмәт итәбез. Пасха бәйрәме безнең өчен язгы яңаруны, яхшылыкның яманлыкны җиңүен гәүдәләндерә. Шуңа күрә без дә әлеге бәйрәмне көтеп алабыз. Бу көнне, гадәттә, йомыркаларны төрле төсләргә буйыйбыз. Элек моның өчен суган кабыгын файдалана идек. Ә хәзер кибеттә нинди генә бизәү чаралары юк, фантазияң генә җитсен!

Әлеге бәйрәмнең үзенә генә хас ризыклары да бар. Күптәннән пасха куличы пешерү турында хыялланабыз. Тик аны әзерләүнең рецепты бик катлаулы булуы куркыта. Ә менә эремчектән ризыкны инде берничә ел рәттән әзерлибез. Моның өчен ярты кило эремчек, 4 йомырка сарысы, 3әр аш кашыгы сөтөсте, каймак һәм атланмай, 2шәр аш кашыгы бал, шикәр комы алабыз. Йомырка сарысын шикәр белән болгатабыз, шуңа бал, май өстәп бертөрле масса барлыкка килгәнче туглыйбыз. Эремчекне иләк аша чыгарып, сөтөсте белән бутыйбыз. Шуңа алдан әзерләнгән массаны акрынлап кына болгата-болгата салабыз. Аннан барысын бергә савытка бушатып, өстенә авыр әйбер куябыз да бер тәүлеккә суыткычка урнаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев