Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Президент безнең районга төягеч трактор бүләк итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Болар – автогрейдер, кар чистарту, төягеч машиналар һәм башка төрле махсус техника. Безнең район башлыгы Валерий Макаров Президент кулыннан төягеч трактор ачкычы алды.

  • Республикада коммуналь техниканы яңарту программасы эшләвенә без бик шат. Мондый ярдәм өчен Президентыбызга зур рәхмәт, – ди Валерий Владимирович.
  • Шәһәребезгә әлеге техника бик тә кирәк иде. Быел кышын урамнарны кардан чистарту җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Чөнки кар түгү техникасы тагын бер берәмлеккә артты, – ди “Әгерҗе шәһәре“ берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.

Бу юлы республиканың 25 район башлыгына 46 берәмлек коммуналь техника ачкычы тапшырылды.  

  • Техника паркын яңарту эше алга таба да дәвам итәчәк. Бу районнарда юлларны вакытында чистартсыннар, яхшы хезмәт күрсәтсеннәр өчен кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев