Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Приютны төзү эшләре кайсы стадиядә?

Бу сорауга приют төзелеше инициаторы Ирина КӘШФУЛЛИНА җавап бирә

“Тагын этләр өчен приют мәсьәләсен күтәрәсе килә. Без анда этләрне ашатырга бик теләп йөрер идек. Ә алар һаман урамда күзәтүчесез булып йөрүләрен дәвам итәләр. Узып йөрүчеләрне дә куркыталар. Оренбургта кечкенә малайны сукбай этләр талап үтергәннән соң әлеге мәсьәлә урыныннан кузгалыр дип уйлаган идек. Әмма хәзергә тынлык. Приютны төзү эшләре кайсы стадиядә икән?”

Приют төзелеше инициаторы Ирина КӘШФУЛЛИНА аңлата:

–    Әгерҗедә хуҗасыз этләр өчен приют төзүгә җир участогы чик белән аерып алынды. Хәзер аның кадастр исәбенә куелуын көтәбез. Аннан соң электр белән тәэмин итү булачак һәм территорияне бүлеп алу эшләре башланачак. Ижаудан инвестор Алексей Чулкин кирәкле материаллар белән  тәэмин итәргә вәгъдә бирә. Бүгенге көнгә кирпеч һәм брусчатка сатып алынды. Приют территориясендә этләр өчен вольерлар төзеләчәк. Шунда ук каравылчы өчен бина булачак. Якын киләчәктә без йорт та төзергә планлаштырабыз. Анда вольерда яши алмый торган, ягъни кыска йонлы, инвалид, умырткаларына зыян килгән һәм карт этләр яшәячәк. Песиләр дә шунда ук урын алачак. Аңа кадәр песиләр каравылчы будкасында яшәп торачаклар.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев