Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Проблемалар “баштан ашкан”

Иж-Бубый - район үзәгенә иң якын авыл. Шулай булгач, башка авылларга караганда биредә тормыш та яхшырак, халык та баерак яшидер, проблемалары да азрактыр кебек тоела. Ә чынлыкта ничек соң? Гражданнар җыелышында халыкның бер-бер артлы сорау яудыруын күргәч, аларның да проблемалары "баштан ашкан" булуын күрдек. Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларында 937 кеше...

Иж-Бубый - район үзәгенә иң якын авыл. Шулай булгач, башка авылларга караганда биредә тормыш та яхшырак, халык та баерак яшидер, проблемалары да азрактыр кебек тоела. Ә чынлыкта ничек соң? Гражданнар җыелышында халыкның бер-бер артлы сорау яудыруын күргәч, аларның да проблемалары "баштан ашкан" булуын күрдек.
Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авылларында 937 кеше яши. Аларның уртача яше - 38. Башка авыллардагы кебек үк биредә дә яшьләр өчен эш урыннары җитәрлек түгел. Шуңа күрә аларның күбесе Әгерҗегә, Ижауга йөреп эшлиләр. Пенсионер Роза апа Әминеваның: "Салкын кыш көннәрендә авыл башындагы тукталышта бер төркем яшьләрнең машина көтеп торуларын күреп йөрәгем әрни. Иртәле-кичле булса да авылга автобус йөртеп булмыймыни соң?" - дигән соравына авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин: "Әгерҗе транспорт компаниясе" ширкәте җитәкчесе Илдус Нәбиуллин белән сөйләшү алып бардык. Иртәнге сәгать 7.15, 7.30да районнан килүче автобуслар авыл аша үтә. Шулар белән Әгерҗегә барырга була", - диде. Әмма авыл халкы бу җавапка ризасызлык белдереп: "Ул автобуслар халык белән шыгрым тулы була, еш кына хәтта туктап та тормыйлар", - диде.
Узган елгы яз иж-бубыйлылар хәтеренә көчле су басу белән кереп калгандыр, мөгаен. Ташу вакытында өч урамны су басып, бик күп хуҗалык зыян күрде. Халык бот төбеннән резин итек киеп, көймәдә генә йөрде. "Мондый хәлне 1979 елдан бирле күргән юк иде", - диделәр авыл өлкәннәре. Шушы хәлләрдән соң авыл җирлеге Советы зыян күрүчеләрдән бер ай дәвамында гаризалар җыйган һәм аны район хакимиятенә тапшырган. Яңа ел алдыннан аларга шактый зур күләмдә компенсацияләр кайткан. Гариза язмаганнар, Мәскәүдә тикшерелгәннән соң исемлектән төшеп калганнар җыелышта үпкәләрен дә белдерделәр. "Моңа кадәр су басудан Хөкүмәттән бер тиен ярдәм дә алган булмады. Халык шуңа бу юлы да уч тутырып акча бирәчәкләренә ышанмады, бары кул гына селтәде. Шуңа күрә алар ярык тагарак янында калдылар инде. Хәзер бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Эш үткәч, үкенүдән файда юк", - диде авыл җирлеге башлыгы.
"Авылыбызның Иж елгасы янындагы ком, ташлы комны Әгерҗе һәм Удмуртиягә ташуларына нокта куелырмы? Үзебезнең урамнар йөрерлек түгел. Нигә шул ташлы комны урамнарга түшәмиләр?" - дигән үпкәле сорау да яңгырады җыелышта. "Чынлап та, район үзәгенә иң якын авыл булгач, сезнең урамнар да көзге кебек ялтырап торырга тиеш. Дөрес, авыл эченнән узучы төп юлга тел-теш тидерерлек түгел. Якын киләчәктә "Брус" ширкәте белән сөйләшүләр алып барып, акрынлап калган урамнарыгызга да вак таш җәя башларбыз дип ышандырам", - диде җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров.
Халыкның тагын бер "авырткан" җире ул - җәен малларны көтү. Хуҗалыкларда нибары 57 баш сыер асрала. "Узган җәйдә бары өч хуҗалык көтүгә чыкты да, шуның белән вәссәлам. Аннан сыерларны өйдә тотарга туры килде. Җәйгә берәр көтүче ялласак иде", - дигән тәкъдимнәрен җиткерде халык.
Җыелышта корыган тирәкләрне кисү, баганаларда ут янмау, эчүчелек, яшьләр арасындагы тәртипсезлек һәм башка проблемалар да күтәрелде.
Айдар Җәүдәтович та мәктәп, балалар бакчасы, фельдшерлык-акушерлык пунктларына, мәчеткә төзекләндерү эшләре кирәклегенә басым ясады. Чүпне теләсә кая түгүчеләргә зур күләмдә штрафлар салыначагы турында да кисәтте.

Җыелыш ахырында Валерий Макаров Иж-Бубый авылы халкының проблемаларын хәл итүдә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы шушы төбәкнең мәрхәмәтле эшмәкәрләре Рөстәм Җиһангәрәев һәм Рәис Минаголовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев