Рафаиль–Ферая Гыйззәтуллиннар: Гаиләне бәхетле булам дип түгел, бәхетле итәм дип корырга кирәк
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Иске Эсләк авылында гомер кичерүче Рафаиль–Ферая ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнар өчен аеруча истәлекле. 49 ел иңне-иңгә куеп яшәүче әлеге пар быел “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Алар – районда әлеге медальгә лаек булган унҗиденче пар.
Гаиләне бәхетле булам дип түгел, бәхетле итәм дип корырга кирәк
Алар нәкъ менә бер-берсе өчен яратылган пар, диярсең. Күз карашларыннан, ярты сүздән аңлашып, яшьлектәге ярату хисләрен бүгенгәчә саклап, бер-берсен хөрмәтләп бик бәхетле гомер кичерәләр Иске Эсләк авылыннан Рафаиль–Ферая ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнар.
СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ БЕРГӘ ИТТЕ
Әгерҗе районы егете белән Буа районы кызы икесе дә Казан педагогия институтында химия-биология фәннәре укытучысына укыйлар. Бер курста, бер төркемдә белем алалар. Өченче курста укыганда егет белән кыз очраша башлыйлар. Бергәләп кинога, концерт-спектакльләргә йөриләр, мең елдан артык тарихы булган Казанның истәлекле урыннары да күңелләрендә иң матур хатирәләр булып саклана.
– Рафаильне үпкәли белмәгәне, акыллы, тыныч холыклы булганы өчен бик ошаттым, – ди Ферая апа.
– Төркемебездә кызлар күп, без – егетләргә сайлау мөмкинлеге зур иде. Ферая исә тыйнаклыгы, тырышлыгы, сөйкемле булуы белән үзенә каратты. Кайда гына күрсәм дә, ашханәдәме, тулай торак коридорындамы – сүз катарга тырыштым, – ди Рафаиль абый.
Мәхәббәт хисләре көчле булса да, яшьләр диплом алгач бер ел үз районнарында эшләргә карар кылалар. Ферая Буа районына кайтып китә, Рафаиль Тәбәрле мәктәбенә юллана… Ә нәкъ бер елдан соң, 1975 елның августында Әгерҗе районында яңа Гыйззәтуллиннар гаиләсе туа. Өч көн биредә, өч көн Буа районында туй гөрли.
ИКЕСЕНӘ – АЛТМЫШ ТУГЫЗ ЕЛ СТАЖ
Рафаиль Равил улы һәм Ферая Изах кызы – районда иң абруйлы һәм хөрмәтле педагоглар. Өйләнешкәннән соң өч ел Кадыбаш мәктәбендә эшләп ныклы чыныгу алган бу парның аннан соңгы хезмәт еллары Үтәгән мәктәбе белән бәйле. Рафаиль абый биология, география фәннәрен укытса, Ферая апа химиядән белем бирә, 23 ел укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкара.
Гыйззәтуллиннарның күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре лаеклы бәяләнә: Рафаиль Равил улы – “Татарстанның атказанган укытучысы”, Ферая Изах кызы Россия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була, “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, Надежда Крупская исемендәге премия белән бүләкләнә.
БАЛАЛАРЫБЫЗ – БӘХЕТЕБЕЗ
Гыйззәтуллиннарның ике уллары да – горурлыклары. Өлкәне Алмаз әбисе, әти-әнисе юлыннан китә. Ул бүгенге көндә Казан федераль университетында укыта, биология фәннәре кандидаты. Илназ – Түбән Кама шәһәр суды судьясы. Ул узган ел Татарстан Республикасында “Ел судьясы” исеменә лаек булган.
– Улларыбызны гаиләләре белән туган нигезләрендә каршы алып, аларның һәм дүрт оныгыбызның уңышларына сөенеп яшибез, – диләр Рафаиль абый белән Ферая апа.
ЯШӘҮДӘН ЯМЬ ТАБЫП
Гомер көзләренә кергәндә дә бу пар актив яшәү рәвеше алып бара. Ферая апа өйдә чисталык, тәртип булдырырга, тәмле ризыклар әзерләргә, төрледән-төрле чәчәкләр үстерергә ярата. Ул – биш вакыт намаз иясе дә. Рафаиль абый – тирә-якта танылган умартачы. Өйләнешкән елларыннан алып бүгенгәчә бал кортлары тоталар. Аларны тәрбияләүнең бөтен серен белә ул. Чөнки күп укый, күп эзләнә. Күп укый дигәннән, өй китапханәләре дә бик бай Гыйззәтуллиннарның. Алар –
гомер буе “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының да тугры әбунәчеләре.
Рафаиль абыйны районда бик оста шахматчы буларак та беләләр. Ул мәктәптә эшләгәндә 30 ел шахмат түгәрәге җитәкли. Хәзер дә әлеге өстәл уенын уйнамаган көне сирәк.
...Әнә шулай, тыйнаклык, зирәклек, юмартлыкның матур үрнәге булган бу парга алтын, бриллиант туйларын да каршы алырга Ходай насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев