Район башлыгы һәр атнаны төзелеш объектларын әйләнеп уза
“Сезнең алда эшне сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта башкару бурычы тора”, - дип ассызыклый Ленар Фәридович
Район башлыгы Ленар Нургаянов атна саен капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын әйләнеп уза, дип хәбәр итә район Хакимиятенең матбугат хезмәте.
Ул төзүчеләрнең һәм подрядчикларның игътибарын төзү эшләренең сыйфатлы башкарылырга тиешлегенә юнәлтә, күзәтү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирә.
“Бу объектларның һәркайсы Әгерҗе халкы өчен мөһим, шуңа күрә сезнең алда эшне сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта башкару бурычы тора. Бергәләшеп һәм күмәк көч белән без барлык планнарны тормышка ашырачакбыз һәм районыбыз тормышын уңайлырак итүне дәвам итәчәкбез”, - дип ассызыклый Ленар Фәридович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев