Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Район башлыгы Җиңү көнен оештырган һәм уздырган өчен барлык әгерҗелеләргә рәхмәт белдерде

Бәйрәмгә 7000нән артык кеше килгән иде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары тәмамланды. Алар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу хакта иртәнге аппарат киңәшмәсендә Ленар Нургаянов узган бәйрәмнәргә нәтиҗә ясап хәбәр итте, дип яза Администрациянең матбугат хезмәте.

 

«Барлык шәһәр халкына, оештыру комитетына, администрация хезмәткәрләренә, бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан барлык шәһәр хезмәтләренә, иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү бурычларын югары дәрәҗәдә үтәгән хокук саклау органнарына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә! Үз җирлекләрендә бәйрәм оештырганнары өчен авыл советы башлыкларына рәхмәт. Без Җиңү көнен әзерләү һәм бәйрәм итү өчен бергәләп күп көч куйдык. Барлык чыгышлар да тирән патриотизм рухы белән сугарылган иде, - дип билгеләп үтте ул.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чараны оештыруда һәм уздыруда 2500дән артык кеше катнашты.

Бәйрәмгә 7000дән артык кеше килгән иде.

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев