Район прокуроры Александр Непомнящий: Пилотсыз очу аппаратларының очышы тыела
БПЛАны кулланган өчен гражданнарга кисәтү ясау яки 1-4 мең сум штраф, вазифаи затларга – 1540, юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф каралган
Татарстан территориясендә пилотсыз очу аппаратлары очышына тыю кертелде.
Ул Россия Президентының “Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләренә хәрби хәл кертү” турындагы Указы белән кертелгән режим беткәнче гамәлдә булачак.
Пилотсыз очу аппаратыннан (БПЛА) файдаланган очрактагы җаваплылык турында район прокуроры Александр НЕПОМНЯЩИЙ аңлата:
– Әлеге тыюны бозган очракта БПЛА хуҗасына хокук бозучының кайсы категориягә каравына бәйле рәвештә җавап тотарга туры киләчәк.
БПЛАны кулланган өчен гражданнарга кисәтү ясау яки 1-4 мең сум штраф, вазифаи затларга – 1540, юридик затларга 200-300 мең сумга кадәр штраф каралган.
Тәртип бозу кабатланган очракта гражданнар өчен штраф күләме 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50, ә оешмалар өчен 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев