Район хакимиятендә Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан бүләкләү тантанасы узды
Район башлыгы Ленар Нургаянов китапханә хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды
Район хакимиятендә эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Чара Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган иде, ул илдә китапханәчеләр хезмәтенең мөһимлеген һәм аларның мәдәният һәм мәгариф үсешенә керткән өлешен тану буларак билгеләп үтелә.
Район башлыгы Ленар Нургаянов китапханә хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Үз чыгышында ул җәмгыять тормышында китапханәләрнең төп ролен ассызыклады.
Мәдәният үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
Галлямова Дамира Мулламөхәммәт кызы - Үзәк китапханәсенең мәгълүмат-бүлеге мөдире
Сарсак - Омга авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Заитова Лариса Леонидовна
Тирсә авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Галлямова Раушания Илдус кызы
Күпьеллык намуслы хезмәте, китапханә эшен үстерүгә зур өлеше кертүе өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
Габделхакова Олеся Сергеевна - Үзәк китапханә китапханәчесе;
Суниева Айсылу Сәүбән кызы - Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев