Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләренең барышы тикшерелде
Махсус комиссия аларның эшен бәяләде
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгече Айрат Галиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ленар Сабиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Камил Гыймазов җитәкчелегендәге махсус комиссия, район хуҗалыкларында булып, техниканы һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга куюны тикшерделәр һәм ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.
Алар “Агрохимсервис” җәмгыятенең “Наҗар” ярдәмче хуҗалыгында, иң эре предприятие “Нәүрүз” ширкәтендә, Пеләмештә Мария Ибраева, Күләгәштә Хәлим Ганиев, Салагышта Марат Мөхәммәдиев, Илнур Сәхипов хуҗалыкларында булдылар.
Техниканы кышкы саклауга куюда таләпләрнең үтәлгәнен билгеләп үттеләр. Күп хуҗалыкларда тырма һәм чәчкечләрне ремонтлау тулы куәткә бара. Бу эшләрне Яңа елга кадәр төгәлләү бурычын куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев