Районда яшүсмерләр арасында җинаять кылу очраклары арткан
Без Елена ПЕТРЯЕВА белән әңгәмә кордык
Ун ай эчендә районда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, яшүсмерләр арасында җинаять кылу очракларының артуы күзәтелә. Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә район полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе өлкән инспекторы Елена ПЕТРЯЕВА белән әңгәмә кордык.
– Елена Анатольевна, яшүсмерләр арасында җинаять кылу очраклары, узган ел белән чагыштырганда, сизелерлек арттымы?
– Әйе, арту күзәтелә. Узган елның шушы чорында 6 җинаять очрагы ачыкланса, быелның ун аенда – 12. Кызганычка каршы, без эшләп бетермибез, профилактик чаралар да җитенкерәми. Аларны көчәйтергә һәм проблемага ведомстовоара күзлектән чыгып карарга кирәк. Нинди дә булса мәгълүмат ачыклану белән полиция органнарына үзвакытында мөрәҗәгать итеп, эшне булдырмый калу өчен тырышу зарур. Ягъни барыбызга да алдан күреп эш итә белү кирәк.
– Яшүсмерләр тарафыннан кайсы төр җинаять аеруча еш кылына?
– Бу яклап артык үзгәреш юк. Болар – чит милекне урлау, ялгыз яки бергәләп кылган мошенниклык, кыйнау. Бер кыз 111нче маддәнең 2нче бүлекчәсе буенча гаепләнә. Бу – башка кешенең сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян китерү. Кайбер яшүсмерләр 2-3әр эпизод башкарган.
– Балигъ булмаган хокук бозучыларга карата нинди карарлар чыгарылган?
– Берсенә карата җинаять эше ачылды. Өчесе 30 көнгә кадәр балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелде. Берсе 48 сәгатькә кадәр юлланды. Өчесенә карата җинаять эше ачуны кире кагу турында карарлар чыгарылды. Сәбәбе – җинаять җаваплылыгы каралган яшькә җитмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев