Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы белән саубуллаштык

22 августта Әгерҗе район Советы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының берләштерелгән чираттан тыш утырышы булды. Анда район башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды. Бу гадәти генә сессия түгел иде. 10 ел районыбыз халкына хезмәт иткән, туган...

22 августта Әгерҗе район Советы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының берләштерелгән чираттан тыш утырышы булды. Анда район башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.
Бу гадәти генә сессия түгел иде. 10 ел районыбыз халкына хезмәт иткән, туган төбәгебезне үстерүгә, халыкның көнкүрешен яхшыртуга гаять зур өлеш керткән Фәрит Габбасовның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда алуына багышланган сессиягә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казандагы якташларыбыз - сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе начальнигы Фаяз Шабаев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногманов, Иван Егоров, Роберт Мусин, Президент Аппаратыннан, Дәүләт Советыннан җаваплы хезмәткәрләр килгән иде.
Утырышта Фәрит Габбасов үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны сорап, депутатларга мөрәҗәгать итте. Депутатлар аның гаризасын канәгатьләндерсәләр дә, һәркем күңеленнән 10 ел кулга-кул тотынып эшләгән җитәкчебездән аерылуның авыр икәнлеген тоеп утыргандыр. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы, депутат Зөлфәт Нуриев та чыгышын шул фикердән башлады. "Шундый булдыклы җитәкченең районнан китүе бик кызганыч. Ул эшләгән елларда башкарылган эшләрне санап кына чыгып буламы соң?! Фәрит Гарифович бик авыр хәлләрдән дә чыгу юлларын таба алды, эшебездә һәрвакыт дөрес юл күрсәтә белде, төпле киңәшләр бирде. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!"диде. Яңа җитәкченең Фәрит Габбасов башлаган эшләрне дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Горький тимер юл начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин да район җитәкчесенә тимерьюлчыларга яшәү, аларның балаларына балалар бакчасында тәрбияләнү, мәктәптә уку өчен зур кайгыртучанлык күрсәткәне, бик күп уңайлыклар тудырганы өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Фәрит Габбасовның да бергә эшләгән хезмәттәшләренә, оешма, предпиятие җитәкчеләренә, депутатларга әйтер сүзе бар иде. "Бу минутларда ничек дулкынлаганымны үзегез дә аңлыйсыздыр. Яраткан эшеңнән китү, хезмәттәшләрең белән аерылышу, иртәгә инде бу эш урынына килмәвеңне белү бик авыр. Казанга башка эшкә китсәм дә күңелем белән мин Әгерҗедә калам. Туган төбәгемдә эшләгән елларым гомеремнең иң кадерле чоры булып калыр. 10 ел дәвамында сезнең белән бергә бик зур эшләр башкардык дип горурланып әйтә алам. Эшләгәндә төрле чаклар булгандыр. Ләкин мин кайда гына булсам да якташларымны, хезмәттәшләремне хөрмәт белән искә алырмын. Сез минем күңелемә гомерлеккә кереп калдыгыз. Шалтыратыгыз, хәл-әхвәл белешеп торыйк. Барыс өчен дә рәхмәт сезгә, якташларым. Шулай итеп, мин китәм. Миңа алмашка килгән җитәкчегә фәкать уңышлар, район халкына намус белән хезмәт итүен телим", дигәч, зал бик озак көчле алкышлардан яңгырап торды. Бу залдагы һәркемнең Фәрит Гарифовичка хөрмәте һәм рәхмәте иде.
Сүз Илдар Халиковка бирелде. "Һәркем тормышында эштән китү кебек дулкынландыргыч минутлар була. Фәрит Гарифовичка олы рәхмәтебезне белдерергә без бүген җитәкче урыннарда эшләүче якташларыбыз, бер төркем Дәүләт Советы депутатлары белән килдек. Фәрит Гарифовичның туган районыбызны үстерүгә куйган хезмәте бәяләп бетергесез. Күз алдына китерегез әле, ул властька килгәнче ничек иде дә район һәм хәзер ни хәлдә. Әгерҗе районы соңгы елларда бик күп күрсәткечләр буенча урталыкка чыкты. Ә төзелешләрне әйтсәк... Шәһәребез танымаслык булып үзгәрде бит. Быел кыш көне эшлекле визит белән килгәч, Әгерҗе урамнары буйлап барганда балачакта без йөргән кайбер урамнарны танымадым да. Районыбыз мондый зур үзгәрешләр чорын нәкъ менә Фәрит Гарифович җитәкчелек иткән чорда гына кичерде. Президентыбыз һәм Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исеменән зур рәхмәт Сезгә", диде.
Илдар Шәфкатович Фәрит Габбасовның Президент Указы нигезендә "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән казанышлары өчен" медале белән бүләкләнүен әйткәч, зал көчле алкышларга күмелде.
Аннан соң Хөкүмәт җитәкчесе: "Районны хәзер кем җитәкләр дигән сорау борчыйдыр. Районның киләчәген бәйләрдәй кеше бар. Ул - Макаров Валерий Владимирович. Хәзер ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара. Аның кандидатурасын Президентыбыз да хуплады. Валерий Владимировичның тәҗрибәсе һәм белеме район алдында торган мөһим бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам.
Ә сезнең алда мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү, авылларда Мәдәният йортлары төзү, Әгерҗе халкын авария хәлендәге йортлардан күчерү, эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү, күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү кебек мөһим бурычлар тора. Сез, җитәкчеләр һәм депутатлар, Валерий Макаров белән уртак тел табып, бер максатка эшләрсез, аның ышанычлы фикердәшләре булырсыз, матур башлангычларын яклап, ярдәм итәрсез дип ышанам. Сезнең яңа җитәкче белән бергәләп эшләвегез районның үсешенә, халыкның көнкүрешен тагын да яхшыртуга ярдәм итәр", - диде.
Шулай итеп, район бер-бер артлы район башкарма комитеты җитәкчесе һәм район башлыгы белән саубуллашты. Алар район тарихында матур эшләр калдырып киттеләр. Ә яңа җитәкчебез Валерий Макаровка җаваплы, тынгысыз хезмәтендә уңышлар телибез.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев