Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Рамазан аенда “Нур” мәдрәсәсендә ифтар ашлары узачак

Мәхәллә мәчетләрендә, йортларда да ифтар ашлары узар дип өметләнәбез

Бик тиздән мөселман дөньясы өчен айларның солтаны булган Рамазан ае башлана. Әлеге айны каршы алу, уздыру тәртипләре турында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән сөйләштек.

– Соңгы елларда Ифтар ашлары уздырып савап алучылар да арта бара...

– Аллаһыга шөкер, бу, чыннан да, шулай. Чөнки ураза тотучыны ашатуның да әҗер-савабы бик зур. Ифтар уздыручылар моны аңлаган хәлдә бик зур савап эшлиләр. Башка елларда кебек үк, быел да “Нур” мәдрәсәсендә авыз ачу мәҗлесләре оештырырга ниятләп торабыз.

Күп кардәшләребез язылдылар да инде. Район күләмендә Ифтар ашы уздыру ниятебез дә бар. Мәхәллә мәчетләрендә, йортларда да ифтар ашлары узар дип өметләнәбез. Шушы көннәрдә имамнарыбыз белән уздырган җыенда да бу хакта сөйләштек.

Шуны да әйтү кирәк: ураза тотучының әҗер-савабы ифтар ашы уздыручыга да була һәм шул ук вакытта ураза тотучыныкы да кимеми. Ифтар ашын уздыруга кемдер матди яктан, кемдер ризыклата, кемдер физик көч белән ярдәм итә ала. Ничек кенә булмасын, һәркайсы – саваплы гамәл.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев