Рамил Исмәгыйлев – төбәкара бәйге җиңүчесе
Рамил – бик сәләтле егет
Әгерҗедәге агросәнәгать көллияте филиалында тәүге тапкыр һөнәри осталык буенча “Профессионаллар“ чемпионатының төбәкара этабы узды. Көллият филиалында белем алучы биш студент “Вагоннарга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау“ компетенциясе буенча осталыкта сыналды.
Бүләкләү тантанасында катнашкан пункт җитәкчесе Эдуард Сәлимуллин:
– Соңгы елларда практикага да, эшкә дә әзерлекле, актив егет ләр килүе куанычлы. Алар ның киләчәктә дә һөнәри осталыкны күрсәтүче бәйгеләрдә катнашу теләге белән януларын телибез, – диде ул. Бу көнне филиал студентларына көллият директоры Алмаз Кадыйров һәм тимер юл транспорты ветераны, әлеге уку йортын тәмамлаган Александр Лапшин да мөрәҗәгать иттеләр.
– Бүгенге көндә корыч юллар буйлап 200 вагонлы озын составлар йөргәндә һәм хезмәт күрсәтү 200 чакрым озынлыкны тәшкил иткәндә вагоннарны караучы-ремонтлаучыларга зур җаваплылык йөкләнә. Сез кирәкле һөнәр сайлагансыз. Ә бу бәйге сезнең дөрес юлда булуыгызны күрсәтте, – дип ассызыкладылар алар.
Иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Филиал директоры Илшат Гайнетдинов чемпионатта катнашучыларга һәм экспертларга сертификатлар тапшырды.
Һәм тантаналы төстә бәйге лидерларының исемнәрен игълан итте. Рамил Исмәгыйлев, Олег Егоров һәм Владимир Красноперов Дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Иң күп балл җыйган Рамил Исмәгыйлев Татарстан җыелма командасы составында “Профессионаллар“ чемпионатының Бөтенроссия этабында катнашачак.
– Мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу ул – зур тәҗрибә дә, камилләшүгә яхшы этәргеч тә, – диде җиңүче.
Рамил – бик сәләтле егет. Ул күп еллар татарча көрәш белән шөгыльләнгән. Хәзер филиалда уза торган һәр чараның актив катнашучысы. Киләчәктә укуын югары уку йортында дәвам итәргә тели. Аңа чемпионатта җиңү яуларга һәм якты хыялларын тормышка ашырырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев