Раушания ЯППАРОВА: Әгерҗе безнең гаиләнең икенче туган шәһәренә әверелде
"Нинди генә ел фасылы булмасын, салкын карлы кышмы ул, яңгырлы көзме – туган шәһәрем минем өчен бердәй матур.."
"Әгерҗе күңелемә якын.." Мондый сүзләрне шәһәрдәшләребездән еш ишетәбез. Әгерҗе шәһәре көне алдыннан сүзне аларның үзләренә бирик әле.
Раушания ЯППАРОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Минем әтием Дөлфәт һәм әнием әнием Тәнзилә – чыгышлары белән Мәдьяр авылыннан. Яшьлек елларында очрашып йөри башлаганда әнием Казанда эшләгән. Гаилә корырга ниятләгәч, яшәү урыны итеп Әгерҗене сайлаганнар. Моңа иң беренче сәбәп – биредә эш табу мөмкинлеге зур булуы. Икенчесе – якташларының аларны шушы шәһәргә кайтырга үгетләве.
Мин Әгерҗедә туып үстем. 1нче гимназиядә белем алдым. Әбиебез Мөнәвәрәнең дә Мәдьярдан безнең янга күченүе без – оныклары өчен зур куаныч булды. Әнә шулай, Әгерҗе безнең гаиләнең икенче туган шәһәренә әверелде.
Нинди генә ел фасылы булмасын, салкын карлы кышмы ул, яңгырлы көзме – туган шәһәрем минем өчен бердәй матур. Биредә – якыннарым, дусларым, хезмәттәшләрем, фикердәшләрем. “Олимп” спортсавыктыру комплексы җитәкчесе буларак, хезмәтем буенча көн саен бик күп шәһәрдәшләрем белән очрашам. Аларга, иң мөһиме, сәламәтлек, иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев