Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы коррекция интернат-мәктәбенә бүләкләр белән килде

Матур традиция дәвам итәчәк

Яңа ел, Раштуа - ул киләсе елга багланган иң яхшы өметләр белән, барлык теләкләрнең үтәлүен көтү белән бәйле искиткеч бәйрәмнәр.

Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге балалар, социаль куркыныч хәлдәге балалар, шулай ук инвалидлар, барыбыз кебек үк бәйрәм атмосферасын һәм әкият кәефен көтәләр. 

22 нче декабрьдә, Яңа ел алдыннан Әгерҗе коррекцион интернат-мәктәбе коллективына Әгерҗе районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе секретаре Азат Вәлиев килде. Азат Рөстәм улы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм укучыларга укуда уңышлар, куелган максатларга ирешүләрен, иҗади планнарының тормышка ашуын теләде.

«Без барыбыз да бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәбез. Бигрәк тә аны балалары көтә. Без аларга бәйрәм кәефе бирергә тырыштык. Яңа ел әкияткә һәм тылсымга ышаныч бирә бит. Безнең өчен иң зур бүләк - балаларның бәхетле күзләре һәм аларның шатлыклы көлүләре”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев