Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы студент елларындагы фотоларын күрсәтте

Истәлекләрне барлаган

25 гыйнварда бөтен ил зур бәйрәм - Россия студентлары көнен билгеләп үтте. 

Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев та шулай ук студентларны бәйрәм белән котлады һәм үзенең Инстаграмында студент чорындагы фотосурәтләрен урнаштырды.

"Әле күптән түгел генә кебек: Казан финанс-икътисад институты студенты идем, аны кызыл диплом белән тәмамладым. Шуннан соң читтән торып Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамладым. Укытучыларым хәзер РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Сафин Ленар Ринат улы һәм бүгенге көндә Чүпрәле районын җитәкләүче Гафаров Марат Ринат улы булуы белән горурланам. Барлык студентларны да бәйрәм белән котлыйм! Сезнең алда нинди максатлар торуын онытмагыз һәм бернигә дә карамастан, аларга ирешегез!"- дип яза Азат Рөстәм улы.

Бу кадрлар бик күп уңай комментарийлар һәм лайклар җыярга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев