Район хакимияте халыкка мөрәҗәгать итте
Кисәтү игълан ителде
Татарстанда 36 градуска кадәр аномаль эсселек сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Республикада нормадан 9 градуска югары эссе һава торышы 1 июльгә кадәр сакланачак.
«28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска һәм аннан да күбрәк градуска югарырак булган аномаль-эссе һава торышы сакланачак; һаваның максималь температуралары 30 - 36°", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Шуңа бәйле рәвештә район хакимиятендә халыкка мөрәҗәгать итәләр.
"Мөмкин булганча, кояшның туры нурларыннан сакланыгыз! Организмның җылынуы аркасында йөрәк эшчәнлеге бозылырга һәм эссе сугарга мөмкин. Якты киемнәр, баш киемнәре киегез, күбрәк чиста су эчегез, ә иң эссе сәгатьләрне салкынча бүлмәдә уздырырга тырышыгыз. Балаларга һәм өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар бирергә кирәк. Эсседә үзегезне начар хис иткән очракта, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Ашыгыч медицина ярдәме телефоны - 03, сот - 103. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!" - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев