Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Район Советының XII утырышы була

Көн тәртибе

19 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы һәм башкарма комитетларының утырышлар залында Әгерҗе муниципаль район Советының XII утырышы була. 

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ:

1. “Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы“ муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.

2. Әгерҗе муниципаль районының 2022 елга һәм 20232024 планлы елларга бюджет проекты турында.

3. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында.

4. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү буенча бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма тарафыннан йөкләмәләрне үтәүгә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында.

5. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында.

6. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру турында.
7. Җир участогын арендалау килешүе төзү хокукына аукцион предметының башлангыч бәясен билгеләү турында.

8. Әгерҗе муниципаль район Советының 2021 елның 29 июнендәге 10­1 карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районының иҗтимагый советы турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында.

9. Әгерҗе муниципаль район Советы аппараты структурасы турында.

10. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты структурасы турында.

11. Әгерҗе муниципаль район Советының «Әгерҗе муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында»гы 2020 елның 22 октябрендәге 2­2 санлы карары
на үзгәрешләр кертү турында.

12. Әгерҗе муниципаль районы Советының 2021 елның 29 июнендәге 10­3 карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы Положениегә үзгәреш кертү турында.

13.  Әгерҗе муниципаль район Советының «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль район Советының даими комитетлары составларын раслау турында»гы 2020 елның 22 октябрендәге 2­7 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

*   *   *

Утырышка район Советы депутатлары, оешма­учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев