Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда бушлай газ уздыруга 99 заявка бирелгән

Субсидия күләме 60, 80 мең сум тәшкил итә

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы социаль газлаштыру программасына кагылышлы сораулар да күп. Исегезгә төшерәбез: әлеге программа газ уздырылган торакта урнашкан торак хуҗаларына җир участоклары чикләренә кадәр бушлай газ кертү мөмкинлеге бирә.

Моның өчен билгеле шартлар үтәлгән булырга тиеш. Иң беренчесе – торак урнашкан җир участогының һәм йортка милек хокукының рәсмиләштерелгән булуы. Барлык документлар тәртиптә булган очракта газ-эксплуатация хезмәте белгечләре газны участок чигенә кадәр китерә. Ә менә өй эчендә газны уздыру һәм ялгау өчен хуҗа үзе җаваплы. 2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән хуҗалар бер тапкыр бирелүче субсидиягә дә дәгъва кыла алалар. Болар – составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалид йә инвалид бала булган, күпбалалы, җан башына керемнәре 10 мең сумнан ким һәм 10-19 мең сумнан артмаган гаиләләр. Субсидия күләме, шартларына карап, 60, 80 мең сум тәшкил итә. Шунысы да мәгълүм булсын: йорт эчендә газ уздыру эшләре башта хуҗаның үз акчасына башкарыла, аннан соң гына, документлар тәртиптә булган очракта, субсидия бирелә. Ике очракта да заявкаларны быелның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Бүгенге көндә безнең районда 99 заявка бирелеп, 83 торак йорт хуҗасы белән килешү төзелгән.

–    Бу уртак эшнең нәтиҗәсе буларак, йортта газ янарга, ягъни газ уздыру буенча барлык эшләр башкарылып беткән булырга тиеш. Бары тик шул чакта гына без әлеге программаның үтәлеше хакында әйтә алабыз. Шуңа күрә бүгенге көндә газ уздырылмаган торак хуҗалары белән шәхси сөйләшүләр алып барып, газны уздыруның барлык нечкәлекләре хакында фикер алышу мөһим. Һәр очракка аерым якын килеп карарга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев авыл җирлекләре башлыкларына.  

Җыенда авыл урамнарын яктырту, юлларны төзекләндерү кебек мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышу булды. “ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу” программасы быел түбәндәге авылларда гамәлдә булачак: Көчек, Красный бор, Иске Чекалда, Саклау, Кичкетаң, Яңавыл, Тирсә, Яңа Акхуҗа, Сокман, Иж-Бубый. Аның кысаларында баганалардагы  яктырткычлар алыштырылачак. “ТР Әгерҗе муниципаль районында урам-юл челтәрен ремонтлау” программасы нигезендә Девятерня (Советская урамының бер өлеше), Кадрәк (Яшьләр һәм Заречная урамнарының бер өлеше), Кадыбаш (Яшьләр урамына илтүче тыкрык), Иж-Бубый (Яңа урамның бер өлеше) авылларында урам юлларына вак ташлы-комлы катнашма түшәләчәк. 

–    Мондый форматтагы җыеннар алга таба да дәвам итәчәк. Очрашу урыны һәм каралачак мәсьәләләр хакында хәбәр итәрбез, – дип йомгаклады Илфат Ильясович.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев