Районда “Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү“ буенча айлык игълан ителде
Ул 18 майга кадәр дәвам итә
Язгы кыр эшләре вакытында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан “Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү“ буенча айлык игълан ителде.
Ул 18 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм ТР дәүләт техник күзәтчелегенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженеринспекторы басуларда эшләүче техниканың, тагылма агрегатларның торышын тикшерәләр.
Шулай ук тракторчымашинист танык лыкларының, янгын сүндерү җайланмаларының, махсус киемнәрнең, медицина аптечкаларының булуын таләп итәләр.
Бу чорда кыр эшләрендә катнашучы һәркем белән инструктаж уздыру да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев