Районда “Мәдәни салават күпере“ фестиваленә старт бирелә
Кыскача яңалыклар белән танышыгыз
Мәдәни салават күпере
Районда традицион “Мәдәни салават күпере“ фестиваленә старт бирелә.
Аның быелгысы Россиядә Халык сәнгатен һәм мәдәни мирасны саклау, Татарстанда Цифрлаштыру елларына багышлана. Фестиваль театральләштерү, фольклор, хореография, гаилә җырлары номинацияләрен үз эченә ала.
Сайлап алу турлары Исәнбай, Салагыш, Тирсә, Әгерҗе зоналарында узачак. 29 апрельдә район Мәдәният сараенда – гала-концерт.
Олимпия чемпионы белән узышты
Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты төгәлләнде.
50 чакрымлы дистанциядә илнең иң көчле спортчылары белән беррәттән Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы студенты Виктор Иванов та сыналды. 63нче сан астында узышкан Виктор, беренче урын яулаган Олимпия чемпионы Александр Большуновтан 4,30 минутка калышып, финишка кырыгынчы булып килде.
Әгерҗедә – футбол ярышлары
“Олимп“ спорт комплексында 2013 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына зона ярышлары узды.
Анда Казан, Чаллы, Алабуга, Мөслим, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Мамадыш, Менделеев районнары спортчылары ике көн дәвамында җиңү өчен җан аттылар. Нәтиҗәдә Алабуга командасы – беренче, Мамадыш – икенче, Әгерҗедән Алексей Колчин җитәкчелегендәге “Спутник“ командасы өченче урын яулады.
Адель – икенче урында
Алабугада узган көрәш бәйгесендә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Адель Мозаффаров икенче урын алды.
Ул 55 килога кадәр үлчәү авырлыгында бил алышты.
Йөзү буенча ярыш узды
“Олимп“ спорт комплексында шөгыльләнүче яшүсмерләр арасында йөзү буенча ярышлар узды.
Үз яшь категорияләрендә Элана Галимова, Тамерлан Тахмазов, Артур Агеев, Язилә Кучумова, Дмитрий Сергеев, Рөстәм Бәшәров, Карина Халикова беренче урыннар алдылар.
Себер чибәре
Көчек мәктәбе укучысы Виктория Чеснокова “Себер чибәре“ бәйгесендә үз яшь категориясендә өченче урын алды.
Әлеге конкурс ел саен милли-мәдәни берләшмәләр һәм автономияләр вәкилләре арасында уздырыла. Анда 5-14 яшьлек кызлар катнаша. Быел ул онлайн форматта оештырылган.
“Орешник“та – сыерчык оялары
Ижау төбәге тимерьюлчылары һәм аларның балалары арасында сыерчык оялары ясау буенча бәйге оештырылган.
Ояларны Әгерҗедәге “Орешник“ һәм Ижау шәһәрендәге “Титов“ паркларындагы агачларга элгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев