Районда руль артында салмыш хәлдә утыручылар кимеми
Законнар ничек кенә каты булмасын, руль артына салмыш хәлдә утыруга бәйле проблема һаман актуаль булып кала бирә. Район юлларында да исерек шоферлар саны кимеми. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән чираттагы әңгәмәбез дә - шул хакта. - Олег Ринатович, иң элек соңгы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып үтегез әле... - 31...
Законнар ничек кенә каты булмасын, руль артына салмыш хәлдә утыруга бәйле проблема һаман актуаль булып кала бирә. Район юлларында да исерек шоферлар саны кимеми.
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ белән чираттагы әңгәмәбез дә - шул хакта.
- Олег Ринатович, иң элек соңгы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып үтегез әле...
- 31 январьда "Тоннель" операциясе кысаларында иртәнге сәгать 6дан кичке 8гә кадәр район юлларында тугыз полиция хезмәткәре кизү торды. Хәбәр иткәнебезчә, бу юлы төп игътибар руль артына салмыш хәлдә утыручыларга, "права"лары булмаганнарга юнәлтелде. Йөз машина тикшерелде. Исерек шоферлар ачыкланмады. Балалар креслосы булмауның - дүрт, иминлек каешы такмауның ике очрагы теркәлде. Өч машина йөртүченең иминият полисы юк иде.
- Атна дәвамында исерек шоферлар эләктеме?
- Җомга көнне кичен К.Маркс урамында салмыш хәлдәге шоферны тоткарладык. Якшәмбе төнге сәгать 11ләр тирәсендә Гагарин тыкрыгы буйлап руль артына исерек шофер утырган машина хәрәкәт итә иде. Юл патрулен күргәч, шофер машинасын ташлап качарга тырышты. Әмма өлгермәде. Ул элек тә шушы ук статья буенча җаваплылыкка тартылган булган. Ике очракта да тәртип бозучылар ел ярымга праваларыннан колак кага һәм аларга 30ар мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Ә менә Тукай авылы тирәсендә тоткарланган шофер җинаять җаваплылыгына тартылачак. Чөнки ул кабат эләкте. "Права"сын әле апрель аенда гына алган иде. Димәк, әле бер ел узмаган. Ул тагын "права"сыз кала. Моның белән бергә йә 300 мең сумга кадәр штраф түләү, йә ирегеннән мәхрүм итү, йә мәҗбүри эшләргә тарту каралган.
- Димәк, район юлларында исерекләр саны кимеми?
- Шулай булып чыга. Анализ күрсәткәнчә, узган ел исерек шоферлар саны алдагы елга караганда күбрәк (180-174) тоткарланды. Алар катнашында зыян күрүчеләре һәм үлүчеләре булган сигез юл һәлакәте теркәлде. Ә 2016 елда юл-транспорт һәлакәте берәү генә иде.
- ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тәртип бозулар буенча нинди профилактик чаралар алып барыла?
- Атна саен исерек шоферларны ачыклау максатыннан рейдлар уздырабыз. Ял, бәйрәм көннәрендә халык күп булган урыннарда кизү торабыз. Хәрәкәт туктамыйча, әлеге урыннардан китмибез. ЮХИДИ идарәсе районара рейдлар да оештыра. Әйтик, агымдагы елда гына да безнең районда идарәнең үзеннән, Чаллы, Бөгелмәдән экипажлар эшләде инде.
Бөгелмәдән экипаж дүшәмбе көнне килгән иде. Атна башы булуга карамастан, бер "права"сыз, ике исерек шоферны тоткарладылар. Шул көнне үзебез дә бер "права"сыз, бер салмыш шоферга юлыктык.
- Штрафларны түләү турында да берничә сүз...
- Штрафлар түләү авыр бара. Әйтик, 2017 елда 19721 карар чыгарылган иде. Шуларның 2603е һаман үтәлмәгән. Шунлыктан үтәлеш буенча республика күрсәткеченнән 2,8 процентка калышабыз. Ә менә исерекләргә кагылышлы материаллар буенча - киресенчә. Бездәге күрсәткечләр республиканыкыннан 9,4 процентка югары.
Бүгенге көнгә районда 34 шоферның 10 мең сумнан артыграк түләнмәгән штрафы бар. Әгерҗедән берәүнең бурычы 50 мең сумнан артык. Ул ике ай эчендә өч тапкыр руль артына салмыш хәлдә утырган килеш эләкте.
Административ штрафларны тиешле срогында түләмәүчеләргә карата санкцияләр куллану буенча эш алып барабыз. Алар йә 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, йә икеләтә штраф түли, йә мәҗбүри эшләргә тартыла. Узган ел 323 материал төзелде. 179 шоферга карата административ арест кулланылды.
- Кечкенә штрафларны 20 көн эчендә 50 процент ташлама белән түләүчеләр күпме?
- Андыйлар, чыннан да, күп. Сүз уңаеннан: вакытында өлгерер өчен фото-видеофиксация үзәгенең карарларны электрон җибәрү хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итәбез. Әгәр тәртип бозу камера тарафыннан ачыкланган икән, тәүлек дәвамында сез үз штрафыгыз хакында беләчәксез. Моның өчен машина хуҗасының шәхси электрон почтасы булу гына мәҗбүри.
- Һава торышы турында берничә сүз. Безнең районда соңгы бураннар аркасында юл һәлакәтләре килеп чыкмадымы?
- Казан һәм башка районнар белән чагыштырганда, бездә буран булмады да диярлек бит. Әмма юлларда бозлавык саклана, кайбер урыннарда кар көртләре бар. Көне-көне белән күз күреме начар. Шоферларның уяулыгы нәтиҗәсендә юл һәлакәтләре саны артмавы сөендерә. Январь, февральдә бездә чагыштырмача тыныч әле.
Ә менә җәяүлеләргә килгәндә, торак пунктлар арасында караңгы вакытта хәрәкәт иткәндә, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген онытмасыннар иде алар. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә теләк бер генә: кагыйдәләрне үтәгез, өйдә сезне якыннарыгыз көткәнен онытмагыз.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев