Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Районда “Вдохновение – Илһам“ рәссамнар, композиторлар, шагыйрь һәм язучылар җәмгыяте барлыкка килергә мөмкин

Бу идея – район башлыгы Азат Вәлиевныкы

Әгерҗе шәһәрендә һәм районында яшәп иҗат итүче рәссамнар, композиторлар, шагыйрь һәм язучылар җыелып, җәмгыять төзергә дигән фикергә килделәр. Бу идея – район башлыгы Азат Вәлиевныкы. Билгеләп үтелгәнчә, Азат Рөстәм улы үзенең тәкъдимен Кече Пурга районы тәҗрибәсен исәпкә алып керткән. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Язгөлем Гыймазетдинова иҗат әһелләрен җыеп шул турыда белдергәч, мондый идея барысы тарафыннан да хупланды.

Җәмгыятьнең максаты: райондашларыбызның иҗади сәләтләрен үстерү. Аларны төрле басмаларда һәм чараларда күрсәтү.

Җәмгыятьнең бурычы: иҗатчыларның яңа эшләре белән танышып фикер алышу. Аларның иҗат җимешләрен шәһәрдә, районда, төбәктә һәм республикада таныту.

Бу җәмгыятьнең исеме – “Вдохновение – Илһам“. Җитәкчесе Язгөлем Гыймазетдинова. Анда дүрт берләшмә булыр дип фаразлана. Алар турында тулырак хәбәр итәрбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев