Райондашлар чик сакчылары көнен бәйрәм итә, имтиханнар тапшыра, сәяхә тәэсирләре белән яши
Узган атна райондашлар күңелендә нәрсәсе белән истә калган? Сораштыруыбыз – шул хакта.
Тәлгать МУЛЛАНУРОВ,
Кичкетаң авылы:
- 28 майда Чик сакчылары көне иде. Быел әлеге гаскәрнең оешуына 100 ел тулды. Моннан 33 ел элек мин дә Байкал арты чик сакчылары округында хезмәт иттем. Армия, андагы дуслар, ничә еллар узса да, әле дә күңел түрендә матур хатирә булып саклана.
Быел Чик сакчылары көнен истә калырлык итеп уздырдык. Авылыбызда Сабантуй үтә торган мәйданга үзебезнең Яшьләр урамында яшәүчеләрне, барлык авыллардан чик гаскәрләрендә хезмәт иткән яшьтиләрне чакырдык. Учак өстендә казанда пылау пеште, күмер самавырында чәй кайнады. Табигать кочагында ял иткәндә һәрберебез армия тормышыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерде. Бәйрәм көнне ял итүдән, дуслар белән рәхәтләнеп аралашудан бик тә күңел булды.
Равил ИБРАҺИМОВ,
Әгерҗе шәһәре:

- Күптән түгел мин Чечнядан сәяхәттән кайттым. Иң биек тау елгасы Кезеной-ам буенча көймәдә йөрү, “зиплайн“да, ягъни һава буйлап махсус җайланмада төшү, кайнар чишмәләрдә коену, таудагы мәчетләрне күзәтү әйтеп бирә алмаслык матур хис-тойгылар өстәде.
Аннан кайткач үзебезнең табигать байлыкларына хозурлану максатыннан туганым белән балыкка киттек. Ике көн балык каптырдык, табигать кочагында бик тәмле уха пешереп сыйландык. Әнә шулай, елның иң матур фасылында рәхәтләнеп сәяхәт итеп, көч тупладым.
Кристина ВАРАВИНОВА,
Кырынды мәктәбенең 4 сыйныф укучысы:

- Дусларым белән көн саен диярлек авыл китапханәсенә йөрибез. Биредә китап-журналлар гына укып калмыйбыз, “Оста куллар“ һәм “Тылсымлы әкият“ курчак театрында да шөгыльләнәбез.
Күптән түгел “Шарль Перро әкиятләре“ һәм “Суның көче“ халыкара бәйгеләрендә призер булдык. Соңгысында “Диңгез тирәнлегендә“ темасы буенча эш тәкъдим иткән идек. Китапханә мөдире Фәридә Артемьева, түгәрәк әгъзаларын котлап, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Ә кыш көне китапханәчебез ярдәме белән мин “Пушкинское лукоморье“ Бөтенроссия бәйгесендә катнаштым. Әлеге конкурста җиңү минем өчен зур шатлык булды.
Балаларны яратучы, безгә төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлек тудыручы Фәридә апабыз Артемьевага зур рәхмәт. Аны Китапханәчеләр көне белән котлап, эшендә уңышлар, матур җиңүләр телибез.
Евгения ПЕТРОВА,
3нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы:

- Без – 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен узган атнада соңгы кыңгырау чыңлады. Алда – дәүләт имтиханнары. Үзем нинди һөнәр сайлаячагымны һәм кайсы уку йортына керәчәгемне күптән уйлап куйдым инде. Мин укытучы булырга телим. Күпләр ни өчен мөгаллим, башка һөнәр түгел дип сорыйлар. Әлеге мактаулы да, җаваплы да һөнәрне сайлавымда бәлки укучылар үзидарәсе президенты булуым зур роль уйнагандыр. Ике ел безнең команда укучылар белән актив эш алып барды, аларның ялларын оештырды, файдалы чаралар уздырды. Ә миңа укучылар белән эшләү бик ошады. Шуңа да киләчәктә хезмәт юлымны укытучы һөнәре белән бәйләргә телим.
Математика, рус теле, җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыргач, мин Казан педагогика университетына юл тотачакмын.
Мария НУРУЛЛИНА сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев