Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Райондашлар чын кыш килүен көтә

Бүген - 1 декабрь. Кышның беренче аена аяк бастык. Календарьда кыш булса да, табигатьтә әле дә кара көз хакимлек итә. Ике ел фасылының тарткалашкан мәле бу. Әмма ни генә булса да, күңел кышны, ап-ак карны, табигатьнең аклыкка күмелүен көтә. Күңел генә түгел, кышлыкка эре терлеген суярга әзерләнүче авыл кешесе дә,...

Бүген - 1 декабрь. Кышның беренче аена аяк бастык. Календарьда кыш булса да, табигатьтә әле дә кара көз хакимлек итә. Ике ел фасылының тарткалашкан мәле бу. Әмма ни генә булса да, күңел кышны, ап-ак карны, табигатьнең аклыкка күмелүен көтә. Күңел генә түгел, кышлыкка эре терлеген суярга әзерләнүче авыл кешесе дә, рәхәтләнеп кар атышлы уйнарга теләүче бала-чагасы да тизрәк кыш килүен тели.

Әйдәгез, бу хакта райондашларның үзләреннән сорыйк әле.

Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВА, Тәбәрле авылы:

- Узган ел 11 ноябрьдә безнең хуҗалыкта зурлап каз өмәсе уздырдык. Ул вакытта җир өсте ап-ак кар, елгада боз каткан иде. Казларны бәке тишеп юарга туры килде. Ә быел каз суйганда бер бөртек кар да булмады хәтта. Казларны да агымсуда юдык. Хәзер көннәр салкынайтса, кар төшсә эре терлегебезне суяр идек дип кышны зарыгып көтәбез. 10 декабрьгә кар ныклап ява икән дигән сүзләр дә йөри. Бәлки шул вакытларда халык мал суя башлар, авыл җанланып китәр кебек.

Түземсезлек белән чын кышның җитүен, ишеп-ишеп кар явуын, табигатьнең кышкы йокыга талуын телибез.

Мәүлидә РӘИМОВА, Шаршады авылы:

- Бүген календарь буенча кыш башланса да, әле һаман кар яумавы күңелне бик борчый. Мин зур бакча тотам. Агач-куакларга, җиләк-җимешләргә тынычлап кышкы йокыга талу өчен кар кирәк. Аеруча виноград куакларына кардан җылы юрган кирәк иде. Хәзергә нарат ботаклары белән генә төреп куйдым үзләрен. Лилия, лалә, чалмабаш, нәркис суганчалары да "ак юрган" астында тынычлап йокларлар иде.

Көннәр җылы булганлыктан, сарымсаклар да тамыр җибәрә башлады. Алар кыяк чыгара башламасыннар дип тә куркам. Ул чакта уңышка өмет итәсе юк. Җәмәгатем Хәмит озак еллар агроном булып эшләде. Кыш соңлап килгәндә уҗымнар өчен бик борчыла иде ул. Шуңа киң кырларда аклык урынына яшеллек күрү дә тынычлыкны ала. Бөек Тукаебызның "җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява" дигәненә "кары да вакытында яусын иде" дип хыялланып йөргән көннәрем әле.

Аидә БАКИРОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Олылардан да бигрәк кышны балаларыбыз зарыгып көтә инде. Әле беркөнне кечкенә улым Әлимхан белән балалар бакчасыннан кайта идек. Баланың шулкадәр кышны көтүедер инде, "әни, әйдә, балчыктан булса да Кар бабай әвәлик әле", дип әйтеп куймасынмы?! Бала-чаганың рәхәтләнеп кар атышасы, ауныйсы, хәтта аны авыз итеп карыйсы да килә бит. Олы улым Данил да көн саен йокысыннан уянгач иң беренче тәрәзәгә карый да "тагын кар яумаган икән" дип уфтанып куя. Балаларыбыз өчен чана-чаңгыларны, тюбингны да әзерләп куйдык. Әмма боларның әлегә кирәге юк.

Үземнең дә "эх, кайчан кар явар икән инде" дип уйлап куйган вакытларым аз булмый. Бөтен дөнья аклыкка күмелгәнне яратам мин. Шуңа күрә кышның озак көттермәвен, барыбызны да сөендереп тизрәк килеп җитүен телим.

Ләйлә САБИРОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Кар яумагач, күңел дә Яңа елны да көтми быел. Югыйсә, бер ай гына вакыт калып бара әлеге бәйрәмгә. Яңа ел исе килүен бары кибетләрдә генә тоемларга була. Сатуга чыршылар, уенчыклар, тәм-томнар чыкты. Балаларыбыз бүләк сорап Кыш бабайга хат та юлладылар. Әмма урмада аклык булмагач, кар сыннары, таулар ясалмагач кыш җиткән кебек түгел әле.

Җир өсте аклыкка күмелсә, бар халык Яңа елга әзерләнә башлар иде. Өй түренә чыршы куелыр, табынга тәм-томнар алыныр, бакча-мәктәпләрдә, мәдәният учакларында бәйрәмгә әзерлек башланыр иде...

Ххх

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә, 2 декабрьдә, көндез һәм төнлә -5 градус салкын булачак. Якшәмбедән атна дәвамында кар көтелә. Димәк, ап-ак карлы кыш озак көттереп булса да безнең төбәккә килеп җитә дигән сүз бу.

Белешмә:

2014 елда 3-4 октябрьдә кар күрсәткән, 1 декабрьдә кар яуган.

2015 елда 8 октябрьдә беренче кар төшкән, 24 ноябрьдә кар яткан.

2016 елда 10 октябрьдә кар күрсәткән, 1 ноябрьдә кар яуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев