Райондашлар Эт елыннан нәрсә көтә
Бик тиздән көнчыгыш календаре буенча без Әтәч елы белән саубуллашабыз, зур өметләр, матур уй-хыяллар белән сары Эт елын каршы алырга әзерләнәбез. Узган ел нинди вакыйгалары белән истә калды, бу елдан ниләр көтәсез? Әнә шул сораулар белән белән Эт елында туган райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Любовь ХӘЛИУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре, 60 яшь: -...
Бик тиздән көнчыгыш календаре буенча без Әтәч елы белән саубуллашабыз, зур өметләр, матур уй-хыяллар белән сары Эт елын каршы алырга әзерләнәбез. Узган ел нинди вакыйгалары белән истә калды, бу елдан ниләр көтәсез? Әнә шул сораулар белән белән Эт елында туган райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Любовь ХӘЛИУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре, 60 яшь:
- Мин эт елында туганмын. Әнием "син бик сак, һәр кыштырдауга колак саласың", ди торган иде. Тормышта һәр адымымны үлчәп атларга тырыштым. Җәмәгатем Фадей белән дүрт бала үстердек. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Өч кызым Әгержедә төпләнде.
Лаеклы ялда булсам да эшләвемне дәвам итәм: Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында ашханә мөдире вазифасын башкарам. Биредә бик хөрмәт итәләр үземне. Энергиям җитәрлек, эшләргә теләгем зур әле. Юбилеем алдыннан берәр чит илгә барып ял итәргә уйлыйм.
Эт елында көллиятебездә яшь егет-кызларга яңа һөнәрләр үзләштерү өчен мөмкинлекләр булдырылсын иде дип телим. Кулинарлар әзерләүне дәвам итүләрен телим. Тегүче, чәчтараш кебек һөнәрләр үзләштерү өчен дә шартлар тудырылсын иде.
Лилия НӘБИУЛЛИНА, Көчек авылы, 48 яшь:
- Мин Эт елында туган булсам да, бу хакта уйлап та караганым юк. Миңа калса, кайсы елда тусам да, бер булыр кебек. Мин, гомумән, андый календарьларга, йолдызнамәләргә игътибар итмәскә тырышам. Әтәч елын да имин генә уздырдык. Гаилә тормышы үз агымы белән барды. Яңа елны дусларыбыз белән бик күңелле итеп каршы алдык.
Эт елына иң зур теләгем - җәмәгатем, якыннарым исән-сау булсыннар. Мин үзем Көчек авылыннан Әгерҗегә "Агрофирма-Әгерҗе" ширкәтенә көн дә машинада эшкә йөрим. Юлда имин йөрергә язсын. Эштә дә тотрыклылык булуын телисе килә. Быелга андый зур планнарыбыз юк кебек. Шулай да, традиция буенча, берәр җиргә ял итәргә барырга тырышырбыз. Алдан планлаштырмыйм әле, әллә ни килеп чыгуы бар, Аллам сакласын.
Эт елы дигәннән, безнең йорт сакчыбыз - Джэк кушаматлы этебез бар. Гомумән, гаилә корганнан бирле этсез яшәгәнебез булмады. Монысы бишенчесе икән инде. Никтер алар барысы да Джэк кушаматлы.
Гөлгенә ФӘТХУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре, 36 яшь:
- Үзем дә, кызым Алия дә, Тирсәдә гомер кичерүче әнием Әлфия дә Эт елында туганбыз. Әлеге ел бик матур башланып китте. Январьның җидесендә әниемнең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм иттек. Каникулдан соң яңа дәрт белән өченче чирекне башлап җибәрдек. Узган ел татар теле мәсьәләсендә шау-шу купкан иде. Бу, татар теле укытучысы буларак, мине борчуга салды. Киләчәктә дә телебезнең саклануын, мәктәпләрдә дәресләрнең кыскартылмавын телим.
Эт елы уңышлары белән сөендерсен иде. Быел аттестация узарга җыенам. Шуңа күрә Ходай җиңеллекләр бирсен дип телим. Кызыбыз Алия дүртенче сыйныфны тәмамлый, улыбыз Раяз беренчегә барачак. Аларга да белем илдендә уңышлар юлдаш булсын.
Язга чыккач зур эшкә тотынырга планлаштырабыз. Әгерҗедә участок сатып алган идек, өй төзү эшенә керешергә уйлыйбыз. Гомумән, матур планнар, якты өметләр белән яшибез. Барыбызның да хыяллары чынга ашсын, сәламәт булыйк.
Мария НУРУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре, 24 яшь:
- 2017 ел минем күңелемдә гомер буе иң истәлекле ел булып сакланачак. Мин, Әгерҗе егетенә кияүгә чыгып, Ижаудан бирегә күченеп килдем. Ноябрь аенда "Әгерҗе хәбәрләре" газетасына сайт буенча редактор вазифасына эшкә урнаштым. Эшем бик җаваплы, иҗади. Гел эзләнергә, кызыклы язмалар табарга кирәк. Эш буенча төрле чараларга да йөри башладым. Шул рәвешле, Әгерҗе белән якыннан танышам, яңа дуслар табам.
Эт елы да күңелле вакыйгаларга, ачышларга бай булыр дип өметләнәм. Һәркемгә үз бәхетен табарга, уңышка ирешергә язсын дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев