Районыбыз рәссамы Камил Мөхәммәтшин: Бу уй күптән башта йөри иде инде
Җиңү мәйданында яңа һәйкәл ачылды
Моңа кадәр Чик сакчылары көнендә Әгерҗедә бу кадәр җанлылык сизелгәне юк иде. “Барлык буын чик сакчыларына” мемориаль композициясен ачу тантанасына безнең районнан гына түгел, Буа, Казан, Ульяновск, Ижау, Кече Пургадан чик сакчылары килгән иде.
Мондый һәйкәлне булдыру һәм кую тәкъдиме белән районда билгеле рәссам, “Әгерҗе районы чик сакчылары” хәрәкәте җитәкчесе Камил Мөхәммәтшин чыккан.
– Бу уй күптән башта йөри иде инде, – ди Камил. – Чик сакчылары – бердәм халык. Әлеге фикерне җиткерү белән акча җыя башладылар. Шул рәвешле, 70 мең сумнан артык акча җыелды. Макет ясауда район Мәдәният сарае методисты Оксана Шәрәфетдинова ярдәм итте. Мемориалда нәрсә сурәтләнәчәген, нинди сүзләр язылачагын да аның белән уйладык. Төзелеш материаллары белән ярдәм итүчеләр дә табылды. Кирәк чакта чик сакчылары өмәгә чыктылар. Йөзәр чакрымнар узып, авыллардан килергә теләк белдерүчеләр дә булды.
Бердәм эшнең нәтиҗәсе дә күркәм. Матур композиция шәһәр үзәгендәге мәйданга үзгә ямь биреп тора бүген.
– Бик тиздән аның янында истәлек плитәсе барлыкка киләчәк. Әлеге плитәдә һәйкәлнең Әгерҗе районы чик сакчылары акчаларына төзелгәнлеге ассызыкланачак. Ә Иж-Бубыйдагы тарихи бинада – Мөхәммәтҗан байның торгызылган йортында, Хәрби дан бүлмәсендә чик сакчыларына багышланган альбом урын алачак, – ди Камил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев