Районыбызның иң яхшы белгечләре бүләкләнделәр
Узган атнада Казанның Игенчеләр сараенда "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәре" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. - Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы белгечләрне кызыксындыру максатыннан моннан берничә ел элек махсус бәйге уйлап табылган иде. Бүген без аның чираттагы җиңүчеләрен бүләклибез, - диде чарада катнашкан ТР премьер-министр урынбасары,...
Узган атнада Казанның Игенчеләр сараенда "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәре" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да бар.
- Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы белгечләрне кызыксындыру максатыннан моннан берничә ел элек махсус бәйге уйлап табылган иде. Бүген без аның чираттагы җиңүчеләрен бүләклибез, - диде чарада катнашкан ТР премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Тантанада "Иң яхшы икътисадчы", "Иң яхшы хисапчы", "Иң яхшы инженер", "Иң яхшы зоотехник", "Иң яхшы мал табибы", "Иң яхшы агроном", "Иң яхшы кадрлар белгече" һәм башка номинация җиңүчеләренә - республиканың йөз белгеченә - министрлыкның Дипломы, Мактау кәгазе һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Мондый дәрәҗәле бүләкләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Рәшидә ИКСАНОВА һәм "Наҗар" ширкәте баш инженеры Илнур ЗӘЙНУЛЛИН да лаек булдылар.
- Мин әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Хезмәтебезне бәяләүләренә чиксез сөендем. Марат Готовичның "сез, белгечләр, авыл хуҗалыгының нигезе. Мин сезгә хезмәтегез өчен чын йөрәктән рәхмәт әйтәм" дигән сүзләрен авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һәр белгечкә юллыйсы килә, - ди Рәшидә Иксанова.
"Наҗар" ширкәтендә ун ел баш инженер вазифасын башкаручы Илнур исә үзен әлеге бәйгедә икенче тапкыр сынаган.
- Бу җиңү - кадерле гаиләмә, хөрмәтле коллективыма Яңа елга зур бүләк. Алдагы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче башка хезмәтчәннәргә дә шушындый шатлыклы мизгелләр кичерергә насыйп булсын, - дип тели ул.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев