Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ремонт сүлпән бара

"Кайбер подрячы оешмаларның мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлли алуына шикләнә башладык. 20-30 елга бер тапкыр Хөкүмәт мәктәпләргә капиталь ремонт ясау мөмкинлеге тапкан икән, подрядчыларның эшне яхшы сыйфатлы итеп, вакытында төгәлләүләрен телибез", ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. Быел районда җиде мәктәп капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Кайбер мәктәпләрдә...

"Кайбер подрячы оешмаларның мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлли алуына шикләнә башладык. 20-30 елга бер тапкыр Хөкүмәт мәктәпләргә капиталь ремонт ясау мөмкинлеге тапкан икән, подрядчыларның эшне яхшы сыйфатлы итеп, вакытында төгәлләүләрен телибез", ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Быел районда җиде мәктәп капиталь ремонт программасына кертелгән иде. Кайбер мәктәпләрдә ремонт эшләренә уку елы тәмамланганчы ук керешсәләр дә, әллә ни алга китеш сизелми. Бу турыда мәктәп директорлары һәм подрядчы оешмалар белән үткәрелгән киңәшмәдә дә җитди сөйләшү булды. Бигрәктә Красный бор, Салагыш, Көчек, коррекцион мәктәп-интернатта " Агрызтрансстрой" төзүчеләре сүлпән эшлиләр. Бу подрядчы оешманың әлеге мәктәпләрдә башкарасы эшләренең очы-кырые күренми. Алыштырасы тәрәзәләре генә дә 300гә якын. Эшче куллары да җитми. Дөрес, Рамил Мифтахов ремонт эшләрен вакытына төгәлләячәкләренә ышандыра. "Бу ай ахырына кадәр ремонт эшләрен башкару графигына сыеша алмыйсыз икән, подрядчы оешманы алыштырачакбыз", дигән катгый сүзен әйтте район башлыгы Валерий Макаров һәм мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен шәхсән үзенең ныклы контролендә тотуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев