Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Ретро автомобильләр Әгерҗедә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар + ФОТО

"АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 "Волга" Татарстан Республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы 9 Май бәйрәме алдыннан Казан - Теләче - Әгерҗе маршруты буенча автойөреш оештырды. Кичә ретро автомобильләр Әгерҗегә килделәр. Бүген алар Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар. Автомобильләр иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең үзәк мәйданына тезелде. Алар арасында "АвтоРетроКлуб"ның Әгерҗедәге вәкилләре дә бар...

"АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 "Волга" Татарстан Республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасы 9 Май бәйрәме алдыннан Казан - Теләче - Әгерҗе маршруты буенча автойөреш оештырды. Кичә ретро автомобильләр Әгерҗегә килделәр. Бүген алар Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар.

Автомобильләр иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең үзәк мәйданына тезелде. Алар арасында "АвтоРетроКлуб"ның Әгерҗедәге вәкилләре дә бар иде. Рафаэль Җиһангәрәев 1963 елгы "Волга"сы, Рәис Гадыршин 1964 елгы ГАЗ-21 автомобильләре белән чыкканнар.

- Әлеге клуб әгъзалары белән кайларда гына булмадык без?! Казанда күп тапкыр Җиңү парадында катнашкан бар. Кырымга да сәяхәт иттек. Аларның Татарстанның төньягында урнашкан Әгерҗегә килүләренә бик сөендек, - ди Рафаэль әфәнде.

Әгерҗелеләр арасында узган гасырда иң популяр автомобиль булган "Москвич"та Раил Муллахмәтов, 47 "яшьлек" "Опель"дә Алексей Лакеев та бар иде. Ә менә Николай Нелюбин Иж-Ю-2, Иж-8, Иж-49 мотоциклларын алып чыккан.

- Бу мотоцикллар инде тарихка гына кереп калды, - диде ул.

Бала-чага, өлкәннәр - һәммәсе алар янында фотосурәткә төшәргә ашыкты.

- Без барлыгы 15 машина һәм бер мотоцикл алып килгән идек. Биредә менә күпме дуслар безгә кушылды. Җиңү парадында катнашып, яу кырында башларын салган батырлар хөрмәтенә чәчәкләр салуыбызга горурланабыз, - диде әлеге автойөреш өчен җаваплы вәкил Азат Ваһапов.

Район башлыгы Валерий Макаров та ретро автомобильләрне карады, инде тарихка гына кереп баручы бу тимер атларга соклануын белдерде.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев