Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Резил Фәрхушин турында “берүзе өч кешелек эшне башкара”, диләр

Резил кыш көннәрендә подъезд алларын кардан чистартса, җәен үлән чабуда эшли

Әгерҗедә Рамазан Тасимов җитәкчелегендәге “Хәлим” крестьян-фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючы Резил ФӘРХУШИН турында “берүзе өч кешелек эшне башкара”, диләр.

Резил кыш көннәрендә подъезд алларын кардан чистартса, җәен үлән чабуда эшли. Шәһәрдәге күпфатирлы йортлар территорияләрен тәртипкә китерү аның һәм хезмәттәшләре Ленар Аитов, Сергей Горячев һәм мини-трактор иярләүче Георгий Севрюгин җаваплылыгында.

– Бу егетләр бер-берсен алыштыра да алалар. Кояш кыздыра башлаганчы эшкә чыгалар. Иртәнге сәгать 7дә үк билгеләнгән участокта булалар. Көнозын кулларында чапкыч аларның, – ди ширкәт мастеры Елена Исламова.

Резил дә шәһәребез чиста, фатирларда яшәүчеләр канәгать булсын өчен зур тырышлык куя. Районыбыздагы кечкенә генә Гали авылында туып-үскән егетнең “Хәлим” хуҗалыгында хезмәт куюына күп еллар инде. Авылда кечкенәдән чыныгып үскән егеткә кар көрәү, печән чабу кебек авыр эшләр дә бик җиңел бирелә.

Шуңа күрә аны хезмәттәшләре “баһадир” дип йөртәләр дә. Эш коралларын кулында биетә генә, диләр аның турында. – Кушылганны бик тиз башкара. Шунысы мөһим, аның артыннан эше көлеп кала, – ди Елена Витальевна. Ә бит уйлап карасаң, егетләргә күпфатирлы йортлар тирәсендәге бик зур мәйданнарны чабарга туры килә. Һәм сезонга берничә тапкыр!

– Әлбәттә, эсседә эшләве авыр. Әмма шәһәрдәшләрдән безнең эшкә карата җылы сүзләр, рәхмәт ишетү күңелне үстерә. Шуңа күрә сынатасы да килми, – ди Резил.

*   *   *

Язманы әзерләгәндә Әгерҗедәге Гагарин урамы 7нче йортның өлкән вәкиле Екатерина Салтыкова, редакциягә шалтыратып, Резил Фәрхушинның эшенә югары бәя бирде. – Подъезд алларының чисталыгы, үләннәрнең вакытында чабылуы – шушы егетнең тырышлыгы нәтиҗәсе, – диде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев