Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Россия Героеның тамырлары – Пеләмеш авылыннан

Россия Герое Сергей Иштугановның тамырлары – безнең Әгерҗе районыннан

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин Кремльнең Георгий залында ун хәрби күкрәгенә “Алтын Йолдыз” медальләре такты. Украинадагы махсус операциядә батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтүчеләр арасында 31нче гвардия десант-һөҗүм бригадасы командиры урынбасары, хәзерге вакытта Мари Илендә яшәүче Сергей ИШТУГАНОВ та бар.   

Россия Герое Сергей Иштугановның тамырлары – безнең Әгерҗе районыннан. Аның әтисе Валерий Алексеевич – тумышы белән Пеләмеш авылыннан. Хәзерге вакытта биредә аның әнисе Галина, туганнары гомер кичерә. 

–    Валерий Оршан педучилищесына физкультура укытучысына укырга китте. Мари Илендә, төгәлрәге, Мари-Турек районында яшәргә калды, өйләнде. Аларның уллары  Сергей элек безгә бик еш кайтып йөри, каникул вакытында әбисендә кунак булырга ярата иде. Аннан кайтулар сирәгәйде, чөнки хезмәт – хезмәт инде ул. Әти-әнисе Валерий белән Лариса әле хәзер дә еш кайталар, – ди туганы Владимир. 

Сергейның әти-әнисе әйтүенчә, ул балачактан ук хәрби булырга хыялланган. Спорт тренировкаларына бик теләп йөргән, яхшы укыган, максатчан булган. Кызыл мәйданда узган парадларны малайларга хас зур кызыксыну белән караган. Бераз соңрак ике тапкыр аларда үзе дә катнашкан. Әнисенең абыйлары арасында хәрбиләрнең булуы да йогынты ясамый калмагандыр. Үз чиратында, әтисе аны кечкенәдән спортка тарта алган.  Нәтиҗәдә, Сергей бик яхшы физик әзерлекле булып үскән. Шунысын да әйтергә кирәк, күптөрле хәрби-спорт ярышлары буенча спорт мастеры нормативларын да үтәгән. 

Хәрби белемне армия генералы В.Ф.Маргелов исемендәге Рязань Гвардия югары һава-десант команда училищесында алып, аны кызыл дипломга тәмамлаган. Анда ничек эләккән, дисезме?  

–    Пеләмештә шулай ук бер әбигә оныгы Дмитрий кунакка кайтып йөри иде. Ул чакта әлеге егет бу училищеның өченче курсында белем ала торган булган. Безнең Сергейны ул кызыксындырган да инде. Шуннан алар бик дуслашып киттеләр. Бергә Волгоградта хезмәт иттеләр, – дип сөйләде апасы Ирина. 

Ә узган ел Сергей Россия Кораллы Көчләренең Гомумхәрби академиясен тәмамлаган. 
Сергей – локаль хәрби конфликтларда катнашучы, Сириядә хезмәт иткән. Украинада барган махсус операция барышында да берничә тапкыр яраланган. 

Без ышанабыз: махсус хәрби операция тәмаланганнан соң батыр якташыбыз гаиләсе белән балачак эзләре калган авылына кайтыр әле. Шул чакта аның белән рәхәтләнеп аралашырбыз, яңа җиңүләренең тарихы белән белән кызыксынырбыз. 

Любовь МИХАЙЛОВА.
Пеләмеш авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев